Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә шагыйрә Нина Лексинаның «Синең рәхмәтеңә ышанам» дигән шигырь җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды

Презентациядә шигырь сөючеләр дә, шагыйрәне күптән белгән кешеләр дә катнашты.

(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). 29 сентябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында җирле шагыйрә Н.И. Лексинаның «Синең рәхмәтеңә ышанам» дигән шигырь җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды.

Презентациядә шигырь сөючеләр дә, шагыйрәне күптән белгән кешеләр дә катнашты. Алып баручылар Нина Ивановнаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Кичәнең героинясын яхшырак белергә шагыйрәнең фотосурәтләре белән слайд-презентация ярдәм итте.

Очрашуны В. В. Скурихина һәм А. Ф. Скурихина башкаруындагы музыкаль номерлар бизәде. Чын күңелдән рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр белән шагыйрәнең дуслары һәм кунаклары мөрәҗәгать итте.

Нина Ивановна үзенең шигырь җыентыгын Үзәк китапханә укучылары өчен тапшырды. Һәм хәзер барлык шигърият сөючеләр дә талантлы якташыбызның иҗаты белән якыннанрак таныша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев