Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә – Шәһәр һәм Балыкчы көне

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләрне һәм шәһәр кунакларын тәбрик итә.

Шәһәрнең туган көне - ул артка борылып карап, хәтердә уелып калган барлык иң яхшы хатирәләрне искә алу, киләчәкне үстерү турында уйларга сәбәп булып тора. Бу - Тәтешнең бүгенге күренешенә үз хезмәтләре һәм сәләтләре белән өлеш керткән, күркәм гореф-гадәтләрне саклаган һәм арттырган, яңа уй-ниятләр төзегән һәм тормышка ашырган барлык буын тәтешлеләр өчен матур бәйрәм. Без аның данлы тарихы, бөек һәм талантлы кешеләре, хәзерге казанышлары белән горурланабыз, якты киләчәге барына ышанабыз, - диелә котлауда. - Барлык уй-ниятләрне без бергәләп булдырачакбыз һәм яраткан шәһәребезне үстерүдә яңа уңышларга, аның чәчәк атуына һичшиксез ирешәчәкбез.
Рәмис Хатыйп улы балыкчылык тармагы хезмәткәрләренә - ветераннарга һәм балык кәсебе осталары данын лаеклы арттыруга омтылган һәркемгә рәхмәт белдерә. Тотрыклы эш һәм балык тоту һөнәрендә бай тотым, җиңел булмаган хезмәтләре һәркем тарафыннан бәяләнүенә ышануларын тели.
Шәһәребезнең 235 еллыгында район башлыгы барлык тәтешлеләргә эшләрендә, укуларында уңышлар, сәламәтлек, җитешлек һәм гаилә бәхете тели! Гаиләләрдә һәрчак иминлек, җылылык һәм муллык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев