Өч егеткә "Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Алар Чинчурино авылының элекке мәктәп бинасының җылылык системасыннан 6000 сумлык чуен радиаторлар урлый.
Исерек килеш 34 яшьлек шәһәрле 4 февральгә каршы төндә рестобарда җәнҗал чыгара. Әлеге урынга ведомстводан тыш сак хезмәте чакырыла. Ир-егет, өстәвенә, элек хөкем ителгән, полицейскига берничә тапкыр сугып җибәрә, шулай итеп каршылык күрсәтә. Эш - җинаятьчел.
Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тәтешленең машинасын тикшергән вакытта спиртлы эчемлек тутырылган савыт табалар. Материал дәүләт алкоголь инспекциясенә юллана.
Тикшерү рәвешендә сатып алу барышында законсыз алкоголь сату белән шөгыльләнгән 70 яшьлек шәһәрледән 40 литр күләмендәге алюминий флягада спиртлы сыеклык алына.
Район авылларының берсендә яшәүче кеше бурычларын каплау хисабына бензин пычкысына ия була, өстәвенә, кыйнашусыз барып чыкмый. Әгәр бурычларыңны вакытында кайтармасаң, күрәсең, менә шулай да була икән.
"Аккумуляторчылар" янә активлашты. Бу юлы урлашу гамәле Келәштә була. 10 февраль төнендә авыл кешесенең МАЗ машинасыннан ике аккумулятор "югала".
Нет комментариев