Тәтештә сулыкларда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чараларны анализладылар
Киңәшмә нәтиҗәләре нигезендә, район башлыгы тарафыннан көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча күрсәтмә бирелде.
(Тәтеш, 15 июль, "Тәтеш таңнары"). Хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясе утырышында көнкүрештәге хокук бозуларны, рецидив җинаятьләрне профилактикалауның проблемалы мәсьәләләрен тикшерделәр.
“Җинаятьләргә юл куймау буенча барлык җаваплы хезмәтләрнең координацияле эшләве мөһим”, – диде киңәшмәдә район башлыгы Рәмис Сафиуллов. Комиссия әгъзалары шулай ук сулыкларда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чараларны анализлады. “ДКСИ, ГТХМ, безнең барыбызга да суда кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә, шулай ук кечкенә генә сулыклар янына да мәгълүмати тамгалар урнаштырырга кирәк”, – диде Рәмис Хатыйп улы.
Киңәшмә нәтиҗәләре нигезендә, район башлыгы тарафыннан көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча күрсәтмә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев