Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә тагын бер музей ачыла

    Тәтеш ягы тарихы музее коллективы, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының халык социаль проектлары конкурсында катнашып, "Идел буенда, елга ярында яшәгәннәр ди, булганнар ди балыкчылар" музей-күргәзмә комплексы оештыруга грант отты.

    Галимнәр Тәтеш ягының балыкчылык тарихы музее булдыру концепциясен инде эшләделәр, проект-смета документлары әзерләнә.

    Хәзерге вакытта музей хезмәткәрләре экспозиция өчен экспонатлар җыялар. Яңа музей экспонатлары - алар үткән заманнарда булган һәм "яшәгән" элекке атмосфераны күзалларга мөмкинлек бирүче безнең тирә-ягыбыздагы әйберләр. Балыкчылык музее экспозициясе кызыклы - шул чорның "шаһитларына" мохтаҗ, шуңа да бу эштә безгә шәһәребездә һәм район авылларында яшәүчеләр ярдәменнән башка һич мөмкин түгел.

    Без балыкчылык һөнәрчелеге тарихы буенча экспонатлар туплауда музейга булышуны сорап һәркемгә мөрәҗәгать итәбез. Алар документлар һәм кызыклы фоторәсемнәр, атаклы балыкчылар нәселенең шәхси әйберләре, экспозицияләр интерьерын булдыру өчен җиһазлар, төрле елларда балык тотуда кулланылган җайланмалар һәм шуңа охшаш нәрсәләр булырга мөмкин.
    Хөрмәтле якташлар! Балыкчылык тарихы музее оештыруда сезнең ярдәм итүегезне сорыйбыз. Музей хезмәткәрләре барлык сорауларыгызга да 2-55-07 телефоны аша җавап бирерләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: