Тәтештә тәртип урнаштырырга вакыт
Торак пунктларны санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр районда ике айлык игълан ителде.
Эшкә юнәлеш бирү штабын райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов җитәкли.
Кабул ителгән документка аңлатма биреп, Әхәт Габделбарый улы үткәрелгән җыештыру эшләренең һәм төзекләндерү чараларының сыйфатына аерым игътибар биреләчәк дип билгеләп үтте.
Җиңү юбилеена урамнар, юллар, производство объектлары гына түгел, ә җәмәгать урыннары, беренче нәүбәттә һәйкәлләр, обелисклар, парклар һәм скверлар да тәртипкә китерелергә тиеш. Ике айлыкта районның укучы яшьләре, яшьләр берләшмәләре дә актив катнашырлар дип ышанабыз. 2015 ел безнең өчен үзенчәлекле. Ул Җиңүнең 70 еллыгы, ТАССР оешуның 95 еллыгы, ТРда Парклар һәм скверлар елы, шуңа да эшне Тәтеш һәм район авыллары матур, яшәү өчен уңайлы булырлык итеп оештырырга кирәк. Чөнки без башкарган бөтен яхшы эшләр үзебезгә хезмәт итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев