Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә Ватан батырлары көненә багышланган тантаналы чара узды

Аңа Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Майоров, тыл эшчәннәре һәм сугыш чоры балалары, укучы яшьләр, студентлар чакырылды.

"Безнең буын кырыс сынау мәктәбе - Бөек Ватан сугышын узды. Яу кырында 20 миллионнан артык солдат ятып калды, - дип искә төшерде Александр Майоров. - Күп­ләр батырлар булдылар, шуңа да без Җиңү яуладык. Сугышта катнашучыларның барсы да азатлык хакына көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмадылар, һәлак булган солдатларның күбесе I, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнделәр, ул бүләкләр әле бүгенгә кадәр тапшырылып бетмәгән".

Тәтешлеләр исемнәре илебез һәм туган ягыбыз тарихына кереп калган якташлары белән горурланалар. Советлар Союзы Геройлары - Павел Ханжин, Яков Староверов, Михаил Рыжов, Петр Родионов, Петр Иванов, Николай Иванов, Михаил Елисеев, Михаил Дряничкин һәм Дан орденнарының тулы кавалерлары - Гавриил Сафонов, Григорий Садовников, Петр Малкин, Николай Зотов, Сергей Дегтевларның исемнәре Бөек Ватан сугышы елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган. Набат тавышлары астында кадет мәктәп-интернаты укучылары кулларына аларның портретларын тотып җыелучылар алдына чыктылар.

Кичәне алып баручылар - Евгения Кирилова һәм Анна Рябининалар якташларыбызның каһарманлык­лары, нинди сугышчан заданиене үтәгән өчен аларга исем бирелүе турында тамашачыларның исләренә төшерделәр.

Ел саен, 9 декабрьдә, илебез үзенең иң яхшы улларын, Ватаныбыз хакына батырлыклар күрсәтүчеләрне хөрмәтли.

"Ретро җырлар" төркеме (җитәкчесе Нина Халикова), кадет мәктәп-интернатыннан Эльвина Гайнетдинова һәм Александра Жировалар башкаруында сугыш чоры җырлары яңгырады, ә Айзилә Нургалиеваның "Ана турында баллада" җыры тамашачыларны тетрәндерде, алар күз яшьләрен тыеп кала алмадылар.

Һәр чор үз җырларын, китапларын, батырларын тудыра. Әмма без һәрвакыт Туган илебезнең батыр үткәнен, истәлекләрен, сугышчан традицияләрен, Кораллы Көчләрнең данлы тарихын искә төшерәбез. Армия һәр яшь кешенең җитлегү этабы, батырлык һәм каһарманлык мәктәбе булды һәм шулай булып калачак. Александр Майоров яшь буынга мөрәҗәгать итеп болай диде: "Сезгә, яшьләргә, армиябез, илебез тарихын белергә, тыныч вакытта да, сугышта да Ватаныбыз сакчыларының алгы сафында булырга кирәк. Мондый чараларны, - дип билгеләп үтте Александр Павлович, - район мәктәп­ләрендә мөмкин кадәр ешрак үткәрү, аларда армиянең, аның коралланышының роле турында сөйләү зарур".

Сугыш елларында 38 миллионнан артык орден һәм медаль тапшырылган.11 мең кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, шуларның 87се хатын-кыз.

Тантаналы кичәдә якташларыбыз - Социалис­тик Хезмәт Геройларын - Михаил Зотов, Сәетгәрәй Габбазов, Михаил Куприянов, Клавдия Линькова, Николай Похлебкиннарны искә алдылар.
Мәдәни-күңел ачу үзәге фойесында кунакларга һәм чарада катнашучыларга үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Росс­ия җиренә дан!" китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Тамашачылар озак таралышмадылар, үткәннәрне искә төшереп сөйләштеләр. Шуннан файдаланып, мин дә үзләренең фикерләре белән уртаклашуларын сорадым.

Нина Панягина: "Мондый чараларны бик тә кирәк дип саныйм, биг­рәк тә яшьләребезгә. Ветераннар нык дулкынландылар, чөнки бүген сугыш чоры җырлары яңгырады, андагы сүзләр йөрәкләргә үтеп керде, күзләрне дымландырды. Яшьләр данлы сугыш еллары, бигрәк тә батыр якташларыбыз турында күбрәк белергә тиешләр".

Михаил Исаев, педкөллиятнең МЧС кадрлары әзерләү бүлеге мөдире: "Ватан батырлары көне бик тә истәлекле көн, ул Тәтештә дә, илебез күләмендә дә билгеләп үтелә. Яшьләребезнең һәр чыгышны кызыксынып тыңлауларын, һәм кайбер җырларга кушылып җырлауларын күрүе сөендерде".

Диана Корсакова һәм Гөлназ Шаһиева, кадет мәктәп-интернатының 6нчы сыйныф укучылары: "Бүгенге чарада безнең малайлар да чыгыш ясадылар, аларның батыр якташларыбыз портретларын күтәреп чыгу хокукына ия булулары белән аеруча горурландык".

Туган ил, Ватан - өлкән буын кешеләре шушы сүзләр белән сугышка кергәннәр һәм хезмәт җиңүләренә ирешкәннәр. Яшь буын бүген яшәүчеләрне хөрмәтли һәм һәлак буганнарны искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев