Тәтештә “Яңа елга кәефе” дигән яңа ел алды фотобәйгесе уздырыла
“Авангард” газетасы редакциясе 2021 елның 8нән 29 декабренә кадәр “Яңа елга кәефе” дигән яңа ел алды фотобәйгесе уздыра.
(Тәтеш, 8 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Безгә балаларыгызның ничек итеп чыршыны, өйне бизәүләрен һәм төп тылсымчы – Кыш бабайга хат язуларын күрсәтегез. Шулай ук балларның Яңа ел чыршысы янында карнавал киеме белән төшкән фотоларны җибәрегез.
Фотобәйгедә катнашыр өчен кирәк булачак:
1. Сабыегызның Яңа елга өйне бизәве турындагы иң матур фотоны сайларга. БАЛАЛАРСЫЗ фото кабул ителми. Балаларның яше: 8 яшькә кадәр.
2. Сурәтне 2021 елның 8 декабреннән 27 декабренә кадәр 21.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә: avangard@tatmedia.com яки Тәтеш таңнары сайтында фотобәйгенең бер үк исемдәге Конкурслар бүлегендә урнаштырырга.
3. Хатта исемне, фамилияне, баланың яшен күрсәтү мөһим. Үзегезнең балагыз турында берничә сүз язу мәслихәт.
Тулырак: http://tetyushy.ru/contest/fotokonkurs-gotovimsya-k-novomu-godu
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев