Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә яшәүче бер хатын-кыз чит милекне – банк счетыннан акчаларны яшерен урлауда гаепле дип танылган

Суд утырышында хатын-кызның өч кешелек төркем белән танышы йортында спиртлы эчемлекләр эчүе ачыкланган.

(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары”).

ТР Тәтеш районы судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Тәтештә яшәүче бер хатын-кыз чит милекне – банк счетыннан акчаларны яшерен урлауда гаепле дип танылган.

Суд утырышында хатын-кызның өч кешелек төркем белән танышы йортында спиртлы эчемлекләр эчүе ачыкланган. Барысының да йоклап китүенә инанып, ул берсенең куртка банк картасын урлаган һәм кибеткә барган. Чит кешенең банк картасыннан файдаланып, 14181 сум 80 тиенлек товар сатып алган.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Ул хәбәр иткәнчә, бер сәүдә ноктасында акча булмау сәбәпле түли алмагач, картаны ташлап киткән. Зыян күләме белән килешкән һәм аны каплаган, кылган гамәленә үкенүен белдергән.

Суд тәтешлене ике ел сынау вакыты белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Татарстан Республикасының Тәтеш районы суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зыян күрүченең дәгъвасы канәгатьләндерелгән, матди зыян кире кайтарылган.
Хөкем карары үз көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев