Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә “Яшел фуражкалар” очрашты

    Тәтештә Чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр.

    "Ватанны сакларга дигән һөнәр бар", - ди Георгий Юматовның "Офицерлар" кинофильмындагы герой. Көндез һәм төнлә, безнең тынычлыгыбызны һәм йокыбызны саклап, десантчылар үзләренең хәрби сакларында торалар, су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр дә, билгеле, алар, чик сакчылары. Хәвеф-хәтәр килеп чыкса, беренчеләрдән булып моны аларга каршыларга туры киләчәк.
    Фуражкаларындагы тамгаларны ялтыратып, үз гаскәрләренең кызыллы-яшелле әләмнәрен үтүкләп, илебез чикләрендә хезмәт итүләренә ничә еллар үтүгә карамастан, солдатлар бу көнне түземсезләнеп көтәләр, чөнки элекке чик сакчылары булмый.
    Быел армия тормышын искә алырга теләүчеләр сиксәннән күбрәк булды. Шул исәптән - Буадан берничә кунак.
    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларны бәйрәм белән тәбрик­ләде, сәламәтлек теләде һәм хәрби бурычларын яхшы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин егетләрнең чик буе заставаларындагы хезмәт мөһимлегенә басым ясады. "Алар артында - бөтен Россия", - дип билгеләп үтте ул. Чик сакчылары гаскәрләре ветераннары советы рәисе Зиннур Габдуллин ничек итеп утыз биш ел элек безнең шәһәрдә Чик сакчылары көнен билгеләп үтүне матур гадәткә кертелүен искә алды. Армия календарендәге әлеге дата күпчелек аның ярдәмендә район күләмендә әһәмиятлеләрнең берсе булып тора. Тантаналы чара уздыру нияте - шулай ук Зиннур Фәрваз улының хезмәте.
    Чик сакчылары һәлак булган сугышчылар обелискына гирлянда салдылар, әлеге май көнендә араларында булмаучыларны искә алдылар.
    "Мин Россия - Кытай чигендә хезмәт иттем. Әгәр дә мөмкин булса, ул вакытларны бик сөенеп кире кайтарыр идем, чөнки миндә хезмәтем турында бары тик яхшы хис-кичереш­ләр генә уелып калды. Бу бәйрәмне ел саен чик сакчыларында хезмәт итүчеләр белән билгеләп үтәм, дөрес­тән, һәрчак Тәтештә түгел. Ерак юлларда йөрүче шофер буларак, кайсы шәһәрдә булсам, шунда бәйрәм итәргә туры килә. Хәзерге вакытта чик сакчылары гаскәрләренә контракт буенча гына эләгергә мөмкин булуы, бик тә аяныч. Ләкин, әгәр мөмкинчелек килеп туса, минем улым нәкъ тә анда хезмәт итәчәк!" - дип уртаклаша Олы Шәмәктән килгән Владимир Тимесков.
    Машиналар шәһәр буйлап Мактау­лы әйләнеш ясадылар, аларның тәрәзәләреннән язгы җилдә "Чик буе йозакта" шигаре язылган әләмнәр горур җилфердиләр, тантана сәбәпчеләре бәйрәмне дәвам итәр өчен икенче урынга юнәләләр.
    Календарьда шундый көннәр булуы, минемчә, бик шәп. Чөнки алар буыннарны берләштерә, ә "Ватан сакчылары"ның Россиянең төрле якларындагы хезмәтләре хакында кабат һәм кабат сөйләүләре малайларны яшел фуражкалар турында хыялланырга мәҗбүр итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: