Тәтештәге 1нче урта мәктәптә “Кечкенә ил” көндезге мәктәп яны җәйге лагереның икенче сменасын ябу тантанасы булды
"21 көн эчендә дөнья буйлап сәяхәт" исеме астындагы сменада балалар уеннар рәвешендәге чараларда төрле илләр белән таныштылар, күзаллау рәвешендә милли бәйрәмнәрдә булдылар, гореф-гадәтләрне искә алдылар һәм йолаларда катнашып, үзләренең белем дәрәҗәләрен үстерделәр.
Мәсәлән, балалар Бөекбританиядә булып, "Гиннесс рекордлар" китабы турында белделәр. Алар Гиннесс-шоу уздырдылар һәм смена сәяхәтчеләре рекорды китабын төзеделәр.
Смена барышында укучылар белән балалар китапханәсе хезмәткәрләре эшләделәр, һәм "Барсы да урман турында" дигән викторина уздырдылар. Балалар янына кунакка килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр урамнарында һәм юлларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакындагы профилактик әңгәмә үткәрделәр. Лагерьда "Юл әлифбасын яхшы белүче" дип исемләнгән викторина да булды. Экология темасына да игътибар бирелде: "Без сәламәт тормыш рәвеше яклы" рәсем конкурсы оештырылды, лагерь территориясендәге чүп-чарны җыештыру буенча "Коткаручылар, алга!" операциясе уздырылды.
Мәликә Сөләйманова:
"Мәдәникүңел ачу үзәгенә поход һәм "Реальная белка" 3D киносын карау, Болгарга сәяхәткә бару минем өчен аеруча да истә калырлык булды. "Канада һиндлары хәзинәсен эзләү" гомумлагерь уенында рәхәтләнеп катнаштым".
Ксения Борисова:
"Лагерьда бик ошады. Без материклар һәм континентлар буйлап сәяхәт кылдык. "Олимпия кече уеннары", "Джунгли чакыруы" дигән төрле спорт ярышларында катнаштым. Мине күп нәрсәләргә өйрәткән тәрбияче апаларыма, безне кайгырткан, буебызны, авырлыгыбызны үлчәгән шәфкать туташы Алла Николаевнага рәхмәтлемен. Смена барышында мин 1 сантиметрга үстем".
Руфинә Усманова:
"Монда үтелгән көннәр заяга узмады. Барлык конкурсларда да бик теләп катнаштым. Тәрбиячеләргә һәм аш пешерүчеләргә хөрмәтем зур".
Ял вакытында балалар белән өлкән тәрбияче Наталья Трофимова, тагын сигез тәрбияче һәм шәфкать туташы эшләделәр. Икенче сменада "НЛО", "Торнадо", "Әфлисун" һәм "Адреналин" командаларында җиде яшьтән алып унөч яшькә кадәрге 80 укучы ял итте.
Лагерь начальнигы Наталья Канаева эшкә йомгак ясады. Балаларның күбесе "Иң иҗадилар", "Иң спорт яратучылар", "Иң эрудициялеләр" дигән төрле номинацияләрдә катнашып, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Рәсми чыганаклардан:
Безнең районда җәйге каникул вакытларында 12 мәктәп яны лагере эшләде, Тәтештәге 1нче һәм 2нче мәктәпләрдә - ике сменада. Анда барлыгы 600 укучы ял итте, дип хәбәр итте райбашкарма комитетның мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Инна Лазарева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 10:07Уңышка күп хезмәт салынган Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.1400
-
18 август 2022 - 06:50Буяганнар, чәчәкләр утыртканнар Тәтешкә 200 ел урамындагы 1нче йортның кечкенә генә ишегалдын үрнәк дип атарга мөмкин – әлеге йортта яшәүчеләрнең тырышлыгы ярдәмендә биредә матурлык һәм тәртип хөкем сөрә.3400
-
17 август 2022 - 13:46Склад мөдире дә, агроном да Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.13600
-
17 август 2022 - 11:44Аның өчен ел әйләнәсе эш бар Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.14500
-
17 август 2022 - 10:15Эшләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.12200
-
17 август 2022 - 08:08Комбайнчылар бүләкләр алдылар Хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгылары район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.14900
-
17 август 2022 - 07:07Тәтешле ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп.16600
-
16 август 2022 - 13:27Урам бәйрәме бик күңелле узган “Авангард” газетасының 2000 елгы төпләмәсен караганда, 9 августта узган Советлар Союзы Герое Николай Петрович Иванов исемендәге массакүләм бәйрәм турындагы мәгълүматка игътибар иттем.18900
-
16 август 2022 - 12:51«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Тәтеш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе дәвам итә.20501
-
16 август 2022 - 10:46Алабирде авылында кече сержант Щетников Юрий Александрович белән хушлашу мәрасиме уза 2022 елның 7 июлендә Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган кече сержант Щетников Юрий Александрович.22300
-
16 август 2022 - 08:50Республикада бурсыкка ау сезоны ачыла Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.17200
-
15 август 2022 - 21:41Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә якташыбыз һәлак булган Кече сержант Щетников Юрий Александрович белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 16 августта, сәгать 9да Алабирде авылында Дан обелискы янында була.26800
-
15 август 2022 - 13:40Яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы (Тәтеш, 15 август, “Тәтеш таңнары”).29000
-
2 август 2022 - 23:21Тәтеш. Һава десанты гаскәрләре көне.
-
18 август 2022 - 10:46"Авангард" редакциясе коллективы форпостчылар белән берлектә "Чиста яр" чарасы үткәрүләре турында игълан итәАкция 19 августында, җомга көнне, 14 сәгатьтә пристань янында планлаштыра.100
-
21 июль 2022 - 13:39"Каенкай" балалар бакчасында җәйге чорда суда куркынычсызлык буенча чаралар үткәрелә Суда куркынычсыз тәртип-тормышның төп аспектларының берсе, аның белән педагоглар балаларын таныштырырга тиеш.77000
-
20 июль 2022 - 15:37Тәтеш муниципаль районына эш визиты белән Тимур СӨЛӘЙМАНОВ килде Тимур Җәүдәт улы яшьләр сәясәте учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты һәм "Чайка"балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.72400
-
22 июль 2022 - 05:27Баланы дару белән тәэмин итәргә тиешләр (Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).72000
-
5 август 2022 - 12:05Шәһәребез чиста булсын өчен Олена Мөхәммәтшина белән Марина Лизунова – үзенә бер төрле “күзгә күренми торган фронт хезмәткәрләре”: шәһәр урамнары аларның тырышып эшләве ярдәмендә чиста, ә паркта аллы-гөлле матур бакра чәчәкләре үсә.69400
-
28 июль 2022 - 12:02“Без һәрчак шулай бердәм” Түбән Тархан авылында мәчетне юып, аның тирә-ягын тәртипкә китергәннәр.66801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика