Тәтештәге “Миләшкәй” балалар бакчасында җылы булачак
620
0
0

Мәктәпкәчә учреждение бинасын капиталь ремонтлауны подрядчы "Стройград +" ҖЧҖ башкара.
Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасы зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә: биредә җиде бригада хезмәт куя һәм җитәкчеләре белән берлектә бакча коллективы да эшчеләр белән бер сафта.
Балалар бакчасы мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасына очраклы гына кертелмәде - ул шәһәрдәге иске биналарның берсе санала. Бу максатларга 16 миллион сумнан артык бүлеп бирелде", - дип хәбәр итте райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов.
Мөдир Татьяна Лубганс сүзләренчә, бинага күптән ремонт таләп ителгән. Ике ел элек пластик тәрәзәләр, тышкы ишекләр куелган булган, әмма проблемалар кала биргән. "Гыйнварда безнең балалар бакчасына 35 ел тула. Аны капиталь ремонтлау турындагы карар - юбилеебызга иң яхшы бүләк. Республика һәм район хакимиятенең беренчеләрдән булып безнең шартларны яхшырту мөмкинлеген бирүләре сөенечле", - дип сөйләде Татьяна Николаевна.
Әлбәттә, биредә тәрбияләнүче 134 сабыйны ремонт вакытында кая да булса урнаштыру мәсьәләсе дә килеп туа. Шәһәрнең һәм район авылларының башка мәктәпкәчә учреждениеләре ярдәмгә килеп, 65 баланы үзләренә кабул итәләр. Ата-аналар да, бәхеткә каршы, вакытлыча уңайсызлыкларны аңлаганнар. "Миләшкәй"не яратабыз, кызыбыз бакчага теләп йөри. Ремонт вакытында аны "Әкият"кә күчерергә туры килде. Бина яңа диярлек булачак, шуңа да мондый чараларга карашым уңай", - дип фикерләре белән уртаклашты Елена Бердникова.
"Ремонт эшләре белән 48 кеше шөгыльләнә. Түбә яңартыла, бина фасады ныгытыла һәм тышлана, җылыту, су үткәрү, канализация системалары тулысынча алыштырылачак. Бинаның эчен баштанаяк бизәү, янгын сигнализацияләрен алыштыруга кадәр, планлаштырылган. Эшләрнең кайчан тәмамланачагы хакында кистереп әйтергә әле иртәрәк", - диде төзелеш эшләре мастеры Эдуард Харьков.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, быел "Әкият" балалар бакчасына пластик тәрәзәләр кую планлаштырылган. Бу эш белән "Энергия-БУА" ҖЧҖ шөгыльләнәчәк.
"Бар яхшыны - балаларга". Совет заманындагы шигарь бүген дә көнүзәк. Башкарасы эшләр бик күп, әмма нинди бүләк көтәчәге билгеле булганда, бернинди авырлыклар да куркытмый. Ә бүләк - сабыйларның бәхетле елмаюы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
24 гыйнвар 2021 - 16:42Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә Җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм тармакны үстерү өчен берничә субсидия бүлеп бирелә.3300
-
24 гыйнвар 2021 - 14:09Өлкән буын Университетында укулар башлана Укырга теләге булучыларга 2-57-69 телефоны буенча Тәтеш районы пенсия фондына яки 2-54-39 телефоны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.3900
-
24 гыйнвар 2021 - 12:12Китапханә үзенә тартып тора Жуково авылы китапханәчесе Ирина Малкина укучылар китапханәгә матур әдәбият алырга гына түгел, шулай ук аралашыр өчен дә килә дигән фикерен белдерә.2900
-
24 гыйнвар 2021 - 10:20Укытучыларның күпчелеге аңардан укыту алымнарын өйрәнгән Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Григорий Землянский гомер иткән вакытта болай дигән: “Туган якларны калдырып киткән чакларда уйлар гел өйдә, Идел-ана турында гына иде”.3000
-
24 гыйнвар 2021 - 08:16Тәтешле сорый: Тәтештә элек беренче каттагы стоматологиядә теш алучы табиб бүлмәсе бар иде Сездән сорау, бездән җавап4900
-
23 гыйнвар 2021 - 14:06Райондагы “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәге федераль субсидия бирелде Райондагы “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәге акча алучылар исәбенә керде, аның чыганагы булып федераль субсидия тора.8800
-
23 гыйнвар 2021 - 12:09Килдеш мәктәбе авылның меңләгән баласына тормышка юллама биргән Ике катлы уку йорты бинасында матди-техник база яхшы, спорт белән шөгыльләнер өчен зур спортзал бар, укучылар җәен мәктәп яны мәйданчыгында футбол уйныйлар, ә кышын чаңгыда йөриләр.5900
-
23 гыйнвар 2021 - 08:13Тәтештә яшәүче хатын-кыз сорый: Бишенче баласы туган гаиләгә нәрсә тиеш? Сорауга Тәтеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә.9000
-
23 гыйнвар 2021 - 04:59Алдакчылар банк хезмәткәрләре булып шалтыраталар, ә тәтешлеләр аларга ышаналар 2020 елда теркәлгән әлеге төрдәге җинаятьләрнең яртыдан күбесе – банктагы шәхси счетлардан акча урлашу.9700
-
22 гыйнвар 2021 - 18:53Авариядә үлгән алты айлык сабый беркетелмәгән балалар утыргычында булган Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкәч, өч кеше һәлак булган.12200
-
22 гыйнвар 2021 - 17:06Тәтеш районында узган тәүлекләрдә коронавирусның тагын яңа очрак теркәлгән Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган.14000
-
22 гыйнвар 2021 - 16:13Тәтешлеләр коронавирустан прививка ясата башлады Теләге булган һәркем Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында язылып, КОВИД-19дан прививка ясата ала.14300
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
24 гыйнвар 2021 - 05:16Ринат Салаватуллин: Безнең медицина хезмәткәрләренең эше хөрмәткә һәм аңлауга лаекСәламәтлек саклау учреждениесе эше, анда күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфаты тәтешлеләр һәм шулай ук район җитәкчелеге өчен дә һәрвакытта кискен мәсьәлә булып тора.3800
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08128000
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.70300
-
4 гыйнвар 2021 - 06:52ТР ҮСКнең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр Хезмәтләрен хөрмәтләп42100
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+