Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештән Бөек Ватан сугышы ветераны тавыш бирә

Бүген VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең өченче көне.

(Тәтеш, 19 сентябрь, Тәтеш таңнары). Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрле Иван Авдонин, аның әйтүенчә, бер генә сайлау кампаниясен дә калдырганы юк икән.

- Беренче тапкыр 1946 елның февралендә, хәрби округта тавыш бирдем, ул чакта Латвиядә хезмәт итә идем, – дип искә ала ул. - Безнең өчен бу бик мөһим. СССР Югары Советына сайлаулар булды. Хәзер сайлау участогына йөрмим, күчмә комиссия өйгә килә. Бу юлы да өйдә тавыш бирдем. Яхшы тормышта яшәр өчен барлык шартлар да бар, сәламәтлек кенә булсын иде. Саклану өчен коронавирустан прививка ясаттым, җиңел кичердем, сезонлы гриппка да прививка ясатырга планлаштырам. Минем теләгем - илебездә тынычлык, кешеләр аяз күк астында яшәсен иде. Оныкларымның һәм оныкчыкларымның якты киләчәге өчен тавыш бирәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы #ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан