Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбәдәге боз сөңгеләре өчен штраф салырга мөмкиннәр

Декабрь кышның беренче ае гына булса да, хәзердән үк инде шактый мул кар яуды, нәтиҗәдә бина түбәләренә калын булып кар катламы ятты.

Кар үзенең калынлыгы белән түбәгә шактый авырлык китерә, шуңа да җимерелү һәм хәтта ишелеп төшү ихтималы бар. Моннан тыш, түбәгә кар күп яту кешеләрнең го­меренә, сәламәтлегенә куркыныч тудырырлык булып аска шуып төшәргә дә мөмкин. 

– Тәтеш шәһәрен тө­зек­ләндерү кагыйдәләре ниге­зендә, кышкы вакыт­ларда биналарның ху­җалары (арендаторлары) һәм торак фонды белән идарә итүче идарәче оешмалар түбәләрне һәм керү урыннарының тү­бәләрен кардан, боз катламыннан, боз сөңгеләреннән, шулай ук кар көртләре барлыкка килүгә, туплануга карап, вакытында чистартуны оештырырга тиеш. Тышкы су үткәргечле түбәләрдә 30 сантиметрдан да артык кар катламы хасил булмасын өчен, ә 0 градус һәм аннан да югарырак температурада 10 сантиметр калынлыгындагы кар катламы хасил булмасын өчен, вакыт-вакыт кардан чис­тартырга кирәк. Җәяүлеләр йөри торган юлга туры килгән биналарның түбәләрендә кар, боз катламы һәм боз сөңгеләре барлыкка килгәч, куркыныч урыннар, билгеләнгән нормалар нигезендә, алдан бүлеп алып, тамгалап куелырга тиеш. Түбәләрдә, балконнарда һәм керү урыннарындагы козырек­ларда кар катламнары барлыкка килүне күзәтеп торырга кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ТР Административ хокук бозу кодексының 3.6нчы маддәсендә югарыда күрсәтелгән кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган. Санкция буларак гражданнарга – ­2 000­нән 3 500 сумга ка­дәр; ва­зифаи затларга – 15 000нән 30 000 сумга кадәр; юридик затларга 200 000нән 500 000 сумга кадәр админис­тратив штраф салу каралган, – дип хәбәр итә районның административ-техник инспекция хезмәткәрләре.
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев