Туган җирендә төпләнеп калган

"Содружество" ҖЧҖ механизаторы Евгений Маврин районның иң яхшы механизаторларының берсе.
Тумышы белән ул Чинчурино егете. Урта мәктәпне тәмамлагач, Монастырскийдагы СПТУда киң профильле механизатор белгечлеге, шуннан соң автомәктәптә укып шофер таныклыгы ала. Сиксәненче елларда яшьләрне авылда калдыруга зур игътибар бирелә. Евгенийга бәхет елмая - яңа ГАЗ-53 автомашинасын ышанып тапшыралар. Егерме дүрт ел шофер булып эшли - башта колхозда, ул бетерелгәч - Тәтеш район электр элемтәсе узелында.
"Стелз-Агро-Т" агрофирмасы оешкач, туган җиренә кайтырга карар кыла. Шул чакта аңа һәм авылдашы Сергей Филатовка чит илдә эшләнгән "Джон-Дир" тракторын ышанып тапшыралар. Мондый заманча, кыйммәтле техникада эшләү тәҗрибәләре булмаса да, ике дус, бөтен кешене гаҗәпкә калдырып, тиз арада катлаулы техника серләрен үзләштерәләр. Һәм менә ун елдан бирле алар икәү язгы һәм көзге чәчүдә, туңга сөрүдә хуҗалыкта һәм районда иң югары күрсәткечләргә ирешәләр. Яшь механизаторлар мондый техникада эшләргә кайда укыдыгыз дип кызыксынганда, Евгений: "Буразнада", - дип җавап бирә. Хәтта сервиста эшләүче күпне күргән белгечләр дә аларның шул еллардан бирле техниканы төзек хәлдә саклап тота белүләренә гаҗәпләнәләр. Ватыла-нитә калса да үзләре төзәтәләр. Хәзер сервистагылар да еш кына әлеге дус экипаж белән киңәш-табыш итәләр.
Трактордан кала Евгений карамагында тагын "Нью Холланд" комбайны да бар әле, ул былтыргы уракта аның ярдәмендә 2600 тонна ашлык суктырган - тимер юл вагоннар составы шулкадәр сыйдыра.
Бүгенге көндә Евгений кулдашы белән тәүлек әйләнәсе көзге культуралар өчен туфрак әзерли. Дуслар ашыгалар: чөнки комбайннарны урып-җыюга төзәтү өчен дә вакыт калдырырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 11:45Килдеш урта мәктәбе «Бердәм гаилә…» интеллектуаль квесты узды Квест этапларын узу барышында патриотизм тәрбияләнде, танып-белү кызыксынуы, тирә-юньне киңәйтүгә һәм Тәтеш районы милләтләре турында белемнәрне тирәнәйтүгә ихтыяҗ артты.2100
-
27 февраль 2021 - 10:31Әлифба белән саубуллашканнар Беренче хәреф, беренче сүзләр, мәктәп партасы артында уздырылган беренче мизгелләр – болар һәркем хәтерендә гомерлеккә уелып кала.2100
-
27 февраль 2021 - 06:01Тәтештә «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсының район сайлап алу туры узды Тәтеш шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итә3000
-
26 февраль 2021 - 13:50“Әкият” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды 23 февраль бәйрәме балалар бакчасында - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә якынаю, балаларда Ватанны данлы саклаучылар өчен горурлык формалаштыру өчен яхшы сәбәп.5800
-
26 февраль 2021 - 12:42Предприятие «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактические учения на нефтеперекачивающей станции Условное возгорание было локализовано на площади 70 кв. метров.6300
-
26 февраль 2021 - 11:53Йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге нәтиҗәләре Ярыш нәтиҗәләре буенча Грошева Дарья баттерфляй белән 100 м га йөзүдә бронза медален яулады.7900
-
26 февраль 2021 - 10:04Ул мәктәпне кайгырткан Якты дөньядан киткән, әмма безнең өчен әлегә кадәр бик якын булган кешеләр турында6500
-
26 февраль 2021 - 08:17“Яңа Гасыр” яшьләр мәдәни күңел ачу үзәгендә чуваш киносы көннәре старт алды Чара башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев катнашында узды.6800
-
26 февраль 2021 - 06:19“Юл хаталарны кичерми” дип исмеләнгән онлайн-чара узды Социаль челтәрләрдә “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистларының эшчәнлеген күзәтеп бар6700
-
25 февраль 2021 - 13:35Предприятие «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах К ремонтным мероприятиям были привлечены 984 специалиста, использовалось 670 единиц техники.10700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13000
-
25 февраль 2021 - 08:14Тәтеш кадет-интернат мәктәбе укучылары “Сугышчан листовкалар” чыгардылар Тәтеш кадет-интернат мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Сугышчан листовкалар” чыгардылар8800
-
25 февраль 2021 - 06:06Алабирде мәктәбе хәбәр итә. “Алга, Юнармия!” Уенда 5 – 8 нче сыйныф укучылары актив катнашты.7900
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
27 февраль 2021 - 05:14Тәтештә “Туган тел” мастер-класслар конкурсы уздыӘлеге конкурста Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.2700
-
12 февраль 2021 - 06:45«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем механизаторга бирелде Хезмәтләрен хөрмәтләп31400
-
4 февраль 2021 - 16:24Төбәк этапларында җиңгән спектакльләр бүләкләнәләр Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак.30700
-
19 февраль 2021 - 12:16«Каенкай» балалар бакчасында «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кунакта булдылар Алар « Мин һәм Кызыл китап – 2020 ел»дигән табигый материалдан ясалган эшләнмәләр конкурсында катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.30400
-
5 февраль 2021 - 10:01Балыкка кислород кирәк Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, гражданнарны яклау көллияте студентлары кышын һәм яз башында балыкларга ярдәм итәр өчен бозга чыгалар.29000
-
12 февраль 2021 - 10:02Килен токмачы Бүгенге язмабызда татар халкының матур йоласы хакында сөйләшәбез.27300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика