Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган тел буыннар арасын бәйләүче звено булып хезмәт итә

Бүген – Халыкара туган тел көне.

Туган тел буыннар арасын бәйләүче звено булып хезмәт итә. Ул халык тарихын гына түгел, аның вәкилләре арасында өзелмәс бәйләнешне дә формалаштыра.

Виктория Владимирова, Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы:

— Туган телем — рус теле. Александр Сергеевич Пушкин әйтмешли, «Рус теле ул — аңлаешлы һәм яңгырашлы тел». Моның белән килешми мөмкин түгел. Халык җырларын тыңлагыз. Нәкъ менә аларда без хыяллар һәм хисләр дөньясына чума алабыз. Ә рус сүзләрен әниләр шундый ягымлы итеп әйтә! Аларда никадәр җылылык һәм наз бар. Рус теле безне гомер буе озата бара. Көндәлек тормышта да, эшлекле аралашуда да матур һәм дөрес сөйләшә белү кирәк. Бу безнең үсеш, безнең грамоталылык дәрәҗәсе. Рус телен камил белү, аның матурлыгын һәм бөеклеген буыннарга җиткерү — илебезнең һәр кешесенең төп бурычы.

Алисә Шакирова, Тәтештәге татар урта мәктәбе укучысы:

Минем туган телем — татар теле. Татар теле — матур яңгырашлы, моңлы, ягымлы, аһәңле тел. Ул — минем әби-бабамның, әти-әниемнең буыннан-буынга күчеп килгән теле.

Мин туган телемне бик яратам. Туган телемдә рәхәтләнеп сөйләшә, аралаша, аңлаша алам. 

Үз ана телләреннән оялып, башка телдә сөйләшеп йөрүче яшьтәшләремә гаҗәпләнеп карыйм. Бу күренеш мине бик борчый. Әгәр дә һәркем үз телендә яхшылап сөйләшергә өйрәнмәсә, безнең телебез юкка чыгарга мөмкин. Ата-бабаларыбыз безгә гореф-гадәтләребезне, динебезне, телебезне мирас итеп калдырган икән, без аны сакларга тиешбез, дип саныйм. Милләтебез сакланып калсын өчен, һичшиксез, бездә горурлык хисе булырга тиеш. Мин нәкъ менә татар телендә сөйләшүем һәм татар кызы булуым белән горурланам.

Диана Самаркина, Олы Шәмәк урта мәктәбе укучысы:

— Һәр кешенең, һәр халыкның үз туган теле бар. Ул белергә тиешле тел, аның ата-бабалары әйтә торган тел, аның киләчәк буыннары сөйли торган тел. Һәр кеше аны сакларга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Хәтта башка илгә күчкәндә дә каян булуыңны һәм кайсы телдә сөйләшүеңне онытмаска кирәк, бу — синең мирасың.

Минем туган телем — чуваш теле. Бу бөек телнең тарихы һәм куәте гаять зур, ул бай һәм күптөрле. Һәр халык үз туган теленнән аерылгысыз. Чуваш теле белән кызыксынуны миңа балачактан ук сеңдерделәр, гаиләдә сөйләштеләр. Нәкъ менә шуңа күрә чуваш теле — минем мәктәптә яраткан фәннәрнең берседер. Без шулай ук рус телен дә, татар телен дә өйрәнәбез, һәм алар һәрберсе үзенчә сокландыра.

Анастасия Романова, Киртәле урта мәктәбе укучысы:

— Һәр кешенең балачактан ишетеп үскән туган теле бар. Безнең Россия — төрле милләт кешеләре яшәгән зур ил. Минем туган телем — мордва теле. Балачактан мин әнинең бишек җырларын һәм әкиятләрен тыңладым, әйләнә-тирә дөньяны нәкъ менә мордва телендә танып белдем.

Укучы булгач та, туган телне дәресләрдә өйрәнә башладым, китаплар укыдым, туган тел буенча төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаштым. Мине телемнең матурлыгы һәм байлыгы сокландыра, үз ана телеңне белү һәм үзеңнең туган телеңдә сөйләшүнең мөһимлеген аңлыйм. Мин мордва телендә сөйләшүем белән горурланам һәм һәр кеше үз туган телен яратырга һәм сакларга тиеш, дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев