Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Туган телем – серле тел

    Олы Тархан урта мәктәбенең 23 укучысы шул исемдә республика күләмендә үткәрелгән шигырь укучылар бәйгесендә катнашты.

    Алар милли бәйрәмнәр, аш-су, Туган ил, истәлекле урыннар, күренекле шәхесләр турында чыгышлар ясап, видеоматериалларны почта аша Түбән Кама шәһәренә җибәрделәр. Анда 35 районның 160 мәктәбеннән 638 укучы эше каралган. Җиңүчеләр арасында безнең мәктәптән дә 6 укучы бар.

    Башлангыч сыйныфлар арасында Айзат Дульдиев (җитәкчесе Айсылу Дульдиева) "Уен кораллары" номинациясендә 3 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Захарова Анастасия "Татар теленә мәхәббәт" номинациясендә 3 дәрәҗә Диплом һәм Гөлнара Дәминова "Туган тел" номинациясендә иҗади якын килгән өчен Диплом белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Гөлүсәр Ногманова). Диана Солтанова "Халык бәйрәмнәре" номинациясендә иҗади якын килгән өчен Дипломга лаек булды, ә Гүзәл Хәлиуллова "Күренекле шә­хесләр" номинациясендә беренче урынны алды. Бу укучылар үзләрен бәйгегә әзерләгән Фәткуллина Гөлсем апаларына рәхмәтле. Югары сыйныф укучылары арасында Раилә Малькова (җитәкчесе Зөлфия Маштыева) "Милли хәзинә" номинациясендә 3нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

    Укучыларның татар теле, әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынулары, төрле чараларда кат­на­шулары һәм бәйгеләрдә җиңеп чыгулары ата-аналар һәм мәктәп өчен зур мәртәбә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: