Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туклыклы төшке аш әзерлиләр

“Авангард” авыл хуҗалыгы – районда терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча алдынгылар рәтендә. Хуҗалык эшчәннәре югары күрсәткечләргә ирешәләр.

(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”, Лиана Загитова, фото автора). Район аграрийларының кыр эшләре кызу барган вакыт, авыл хуҗа-лыгы предприятиеләрендәге аш пешерүчеләрнең дә киеренке чагы.

Без “Авангард” ашханәсендә булдык һәм җир­лектәге хатын-кызлар белән ара­лаш­тык, механизаторлар әй­тү­енчә,  алар үз хезмәтләре бе­лән рух күтә­ренкелеге булдыралар.

 Җәмәгать туклануы бусагасын атлап кергәч үк, сирень чәчәкләре төшерелгән клеенка җәймәгә  игътибар иттек, шундый төстәге тәлинкәләргә салынган аштан парлар күтәрелеп тора, тәмләткечләр белән куелган савытлар да сирень төсендә. Ашханәгә керүчеләрне бина зәвыклы булуы белән генә түгел, хуш исләре белән дә җәлеп итә.
Килдештә яшәүче Раиса Митрюшкина ашханәдә пешерүче булып алты елдан бирле эшли.

– Әлеге еллар эчендә күнек­тем, барысы да җайга салынган. Эшләү вакыты гадәттә апрельдә башлана. Эшкә ярдәмчем Алена Борисова белән иртәнге сигездә киләбез, 11дә безнең барысы да әзер була. Хезмәткәрләрне көнгә ике тапкыр тукландырабыз, кайчакларда, төнге смена булганда, өч тапкыр да. Беренче ашка гадәттә щи, борщ, токмач салып пешерәбез, икенче аш итеп ит белән дөге, ярма, токмач бара. Чәй һәм компот бирәбез, – дип сөйли ул.   

Халык телендә әйтелгәнчә, аш пешерүченең осталыгына тәлинкәгә карап бәя бир­әләр. Игътибар итүебезчә, аларның берсендә дә ризыклар калмаган, димәк, оста куллы хатын-кызлар әзерләгән ризыклар тәмле дигән сүз. Моның шулай икәнлеген чәй эчеп утырган ир-егетләр дә расладылар: “Монда барысы да тәмле, ир-атлар өчен туклыклы төшке аш”. Туклык­лы ризыкның кадерен белүче кешеләр тарафыннан кыска, әмма зур мәгъ­нәгә ия сүзләр әйтелүе, аш пе­шерүчеләр белдерүенчә, – бу аларның тырышлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләре булып тора, димәк, аларның хезмәт көне нәтиҗәле узган дигән сүз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев