Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туризм – тормышны күп төрле итә

Бөтендөнья туризм көне – ул актив ял ­яратучылар һәм кешеләргә уңай хис-кичерешләр, онытылмас тәэсирләр бүләк итүчеләр бәйрәме.

(Тәтеш, 27 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Безнең борынгы сәүдәгәрләр шәһәре булган Тәтеш – Россиянең төрле почмакларыннан туристларны елдан-ел күбрәк җәлеп итә бара. Бүгенге көнгә бездә барлыгы 98 750 турист булып киткән, 96 теплоход һәм 174 автобус кабул ителгән. Елга нәтиҗәләр ясарга иртәрәк булса да, бу саннар узган елгыдан күбрәк, дип ышанып әйтергә була.

Шәһәребездә һәм районда туризм буенча балалар берләшмәләре берничә ел инде уңышлы эшләп килә. Аларның икесе – “Яшь коткаручылар-туристлар” һәм “Туризм инструкторлары”  – өстәмә белем бирү үзәгендә, тагын бишесе – Алабирде, Олы Шәмәк, Бакырчы, Олы Тархан һәм Нармонка авыллары мәктәпләре базасында. Дәресләргә йөрүче укучыларның гомуми саны – 180 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев