Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Туган җирен үз иткән

    Авылда эшләргә атлыгып торган яшь белгечләр сирәк.

    Әмма югары уку йортын тәмамлап, туган җирләренә әйләнеп кайтучылар да бар.
    Шундыйларның берсе - "Нур" аг­ро­фирмасы" ҖЧҖда ветеринария врачы булып эшләүче Рифат Вафин. Әлеге яшь егетнең эше, омтылышлары хакында беләсем килеп, аның белән сөйләшәм.
    - Зур Әтрәч урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт ветеринария академиясенә укырга кердем. Бүгенге көндә читтән торып аспирантурада белем алам. Бу һөнәрне сайлавым юкка түгел. Әтием, ул инде мәрхүм, озак еллар хуҗалыкта ветеринар булып эшләде, әнием дә белгечлеге буенча зоотехник. Малларны ярату алардан күчкәндер инде миңа, - ди Рифат. - Белгечлек алгач, туган авылыма эшкә кайтасы иттем, практиканы да ике ел рәттән монда узган идем.
    - Авылда яшьләр бөтенләй юк диярлек бит, биредә калганыңа тора-бара үкенмәссеңме соң? - дип сорыйм аңардан.
    - Сайлаган һөнәрең буенча эшләү мөмкинлеге бар икән, нишләп кайт­маска? Район авылларына төрле тармак белгечләре кирәк. Башта ук ныклап уйлап, йөрәгем кушуы буенча, күңелем тарткан юлны сайладым. Исәбем Кече Әтрәчтә төпләнеп калу. Белгечлегемне ки­рәкле, киләчәге бар дип саныйм. Дөрес, яңа гына эшли башлаган­лыктан, әле тәҗрибә дә тупланмаган, әмма, шулай да, инде күп нәр­сәләргә төшендем. Хайваннар кай­сы җирләре авыртканын әйтә алмыйлар бит, шуңа да үтә игътибарлы булырга һәм дөрес диагноз куеп, тиешенчә дәвалый белергә кирәк. Андый чакта хезмәттәшем Шакир Әхмәдуллин үзенең эш серләре, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша. Хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев та һәрчак зи­рәк киңәшләре белән ярдәм итә. Авылларда эшли башлаучы яшь белгечләрне хөкүмәтебез дә яр­дәменнән ташламый. Димәк, авылга кайтып яшәүдән, эшләүдән курыкмыйк, туып-үскән җиребезне яшәтик һәм яшәртик, - диде ул, ышанычлы итеп. - Бүгенгесе көндә Зур һәм Кече Әтрәч фермалары терлекләр белән тулы. Савым көтүләре җәйләүләргә чыктылар. Ит һәм сөт җитештерү, үрчем алу, ә ул малларны вакытында каплатуга бәйле, беренче урында тора. Кышка азыкларны мул итеп әзерләүгә, аларны салатландырып ашатуга зур игътибар бирәбез, моның өчен махсус Делаваль җайланмасы бар. Кыскасы, тормыштан артта калмаска, заманча технологияләрне кулланырга тырышабыз һәм эшебезнең уңай нәтиҗәләрен күреп сөенәбез. Эшлисе дә эшлисе, ирешәсе уңыш­лары алда әле.
    Әлбәттә шулай. Ә без аның кебек яшьләр авылга йөз белән борылганда, аны яшәтергә омтылганда, салаларның гөрләп чәчәк атачагына ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: