Тырышып эшлиләр
Районда күпьеллык үләннәрнең беренче чабымын җыю тәмамланып килә.
"Татарстан" ҖЧҖ кырларында сенажга чабу өчен билгеләнгән мәйданнарның яртысыннан артыгы җыелган. Әмин Сәйпиев һәм Илнур Тупиков люцернаны чабалар. Комбайнчылар Ринат Гомәров белән Рәшит Койрыков "Полесье"да кипкән үләннәрне җыю белән мәшгуль. КамАЗ шоферлары Навил Хәбибуллин, Андрей Корабельщиков һәм Рәдиф Муллиннар вакланган массаны ташыйлар. Бу егетләр яшь булсалар да, үз эшләрен осталык белән башкарып, азыкны сенаж траншеясенә тизрәк илтеп җиткерергә тырышалар. Ә анда тәүлек әйләнәсе таптап тыгызлау эше бара, моның белән ДТ-75тә Илфат Әбелханов һәм ХТЗда Таһир Кәлимуллин шөгыльләнә. Бу тырыш кешеләр хезмәте белән әлегә 1400 тонна сенаж хәзерләнгән, эш дәвам итә. "Үлән капламы яхшы, техника җитәрлек, ягулык белән тәэмин ителгәннәр, механизаторлар үзебезнең җирлектән, тәҗрибәлеләр, шулай булгач терлекләрнең кышын тук булуы өчен бөтен шартлар бар", - диде хуҗалык агрономы Әүхәт Ярма.
Әлеге эш белән беррәттән печән хәзерләү дә бара. Ирек Ваһитов кипкән чабымнарны төргәкли, ә Назыйф Хәбибуллин төйи, Назыйф Әбделвәлиев - ташый. 2 июльгә 120 тонна печән хәзерләнгән. Безнең әңгәмәдәш комбайнчы Ринат Гомәров "Полесье"да алтынчы ел хезмәт куя. Төзексезлекләр булганда, тиз генә ремонтлап, кыйммәтле вакытны югалтмый икән. "Тырыш, алтын куллы кеше", - ди аның хакында агроном.
Сүзне кыска тотып, Ринат комбайнына ашыкты. Һәм яңадан техника эшли башлады, аның янәшәсеннән КамАЗ китте, ул да түгел кузовы сенаж массасы белән тулып та куйды.
"Авангард" ҖЧҖда күпьеллык үләннәрнең беренче чабымы үзләре билгеләгән вакыт эчендә төгәлләнгән. 361 гектар мәйданның 95 проценты җыеп алынган.
Сенаж чокырына 4 көндә 608 тонна кәҗә үләне салынган. "Полесье"да Владимир Калашников 168 гектардагы үләннең төп массасын урган һәм ваклаган. Виктор Борисов МТЗ-1221 тракторы белән азык саклау урынына 200 тонна сенаж ташып, алдынгы бара. Таптап тыгызлау эшен Владимир Борисов, Михаил Абмаев һәм Владимир Левштановлар башкарганнар.
Авыл хуҗалагы предприятиесендәге азык саклау урынына 72 тонна печән ташылган.
Җитәкчелек шәхси хуҗалыклар турында да кайгырткан: 61 тонна төргәкләнгән сыйфатлы печән ташламалы бәядән сатылган.
Чиста пар җирләрен эшкәртү дә тәмамланып килә. Бүгенгә 79 гектар җирне механизаторлар Виктор Борисов, Михаил Гуслев, Виктор Зубов һәм Владимир Кирилловлар эшкәртәләр.
Рәсемдә: Агроном Әүхәт Ярма (уртада) "Татарстан" ҖЧҖ механизаторлары белән.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенгә район буенча бер шартлы малга 8,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. "Колос" (10,7), "Маяк" (10,5), "Новая заря" (8,2) алда баралар. Ә "Тетюшское" УПХ, "Волга", "Родина" хуҗалыкларына азык әзерләү темпларын тизләтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев