Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырышлыгы өчен грамота белән бүләкләнгән

Россия армиясе сафларында хезмәт итүче тәтешле Андрей Дороднов командованиенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Ул аны тырышлыгы, активлыгы һәм хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәве өчен алган. 

«Сезнең алга таба да Ватаныбыз файдасына хәрби бурычыгызны үтәү үрнәге булачагыгызга ышаныч белдерәм», — дип язылган рәсми документта.

— Андрей хезмәт итәргә узган елгы көзге чакырылышта алынды. Бу вакытта инде ул институтны тәмамлаган, спорт белән шөгыльләнергә ярата, физик яктан әзер иде. Андрей хезмәт итәргә теләп китте. Мәктәптә укыганда «Яшь армия» хәрби-патриотик хәрәкәтенең актив катнашучысы булды. Мәктәп укучыларына укытучы Андрей Ванюхин башлангыч хәрби әзерлек бирде, улым әйтүенчә, бу да аңа ярдәм иткән. Аның машина йөртү таныклыгы, С категориясе бар, безнең автомәктәптә укыды. Егетләребезне армиягә озатуга багышланган тантаналы район чарасында ул хәрбиләр исеменнән чыгыш ясады, хәрби бурычын намус белән үтәргә вәгъдә бирде. Һәм хәзер, өйрәнү үзәгендә булганда, ул хәрби фәнне үзләштерә: теорияне өйрәнә, тәҗрибәдә машина йөртү белән шөгыльләнә, хәрби техниканы үзләштерә, ату күнекмәләренә йөри. Аның белән бер ротада сыйныфташы Саша Глазков та хезмәт итә, алар хәтта бер казармада яшиләр, шуңа күрә аларның мәктәптән килгән дуслыклары дәвам итә. Мине дә, һәр әни кешене борчыган күк, туклану мәсьәләсе борчый, Андрей һәрвакыт, тәмле һәм туклыклы ашаталар, дип җавап бирә. Гомумән, аның барысы да яхшы, ди, — дип уртаклаша хәрби хезмәткәрнең әнисе Елена Дороднова. — Шушы араларда хәрби частькә җибәрүләрен көтәбез, кая җибәрүләре әлегә билгеле түгел, киләчәктә дә аның хезмәте уңышлы булыр дип өметләнәбез.

фотоны Елена Дороднова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев