Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төз атлауда яхшы, көрәштә көчле

Ел саен бөтен ил буенча мәктәп командалары өчен "Зарница" хәрби-спорт уены уздырыла.

Күпләр белмидер дә, аның кагыйдәләрен Пермь өлкәсе Мысы авылының гади укытучысы эшләгән. Советлар Союзы Приказы буенча 1967 елда артиллерия маршалы Василий Казаков тарафыннан яшь армеецлар батальоны барлыкка килә.
Быел "Зарница" уенының республика зональ этабы Тәтештә үтте. Анда Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы һәм Апас районнары укучылары катнаштылар. Ярышлар тугыз этапта барды, аның максаты - интеллектуаль һәм бәйгечеләрнең спорт әзерлеген ачыклау. Командалар автомат сүтеп-­җыю, төз басып йөрү әзерлеге, каршылык полосасын җиңеп чыгу, йөзүдә ярыштылар. Тәтешнең 2нче мәктәп командасы (җитәкчесе Алексей Похлебкин) җиде этапта алдынгы булды. Райондашыбыз 9нчы сыйныф укучысы Даниил Мурзаев иң яхшы командир дип танылды. Гомумкоманда зачетында Тәтеш яшүсмерләре һәм кызлар беренчелекне яуладылар, икенче урын - Буа укучыларында, өченче - апаслыларда.
Җиңүчеләр дипломнар бе­лән бүләкләнделәр. Беренче һәм икенче урын алган командалар "Зарница Идел буе-2016" хәрби-спорт уенының Республика этабында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X