Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзелешне сөенеп күзәтәбез

Хөрмәтле редакция! Гәҗит битләре аркылы без районыбыз җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт әйтергә телибез!

(Тәтеш, 18 март, "Тәтеш таңнары"). “Хөрмәтле редакция! Гәҗит битләре аркылы без районыбыз җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт әйтергә телибез!

Шәһәр мунчасына тәтешлеләрнең берничә буыны йөрде. Ял көннәрендә хәтта урын да җитми иде. Вакытлар узу белән аларның саны кимегәннән кими барды, мунча хезмәтеннән нигездә өлкән буын кешеләре файдаланды. Чыгым каплану мәсьәләсе дә кискенләште – мунчаны яптылар. Без район җитәкчелегенә мунчага капиталь ремонт ясау һәм җиһазландыру яисә инде яңаны, тагын да уңайлыракны төзү үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов безнең сорауны аңлап кабул итте. Һәм ни гаҗәп, иске мунча янына тиз генә яңасын торгыза башладылар. Һәр көнне, аның яныннан узганда, без төзүчеләрнең эшен сөенеп күзәтәбез.

Яңа мунча тәтешлеләргә кирәкле булыр һәм табыш китерер дип өметләнәбез”.
Җәмәгать мунчасына йөргән шәһәр кешеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев