Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңайлы итеп китереп җиткерәләр

“Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясенә Бессоно­водан пенсионер Любовь Зотова мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 24 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясенә Бессоно­водан пенсионер Любовь Зотова мөрәҗәгать итте. Ул “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында диспансери­зация узу турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

“Бу бик уңайлы диясем килә, табибларга күптән күренергә тели идем, һәркайсына аерым язылыр­га кирәк шул. Ә монда барысы да берьюлы, бер тапкыр килгәндә үтелә. Һәммәсе вак-төягенә кадәр уйлап эшләнелгән, алып киләләр, ярдәм итәләр, машина өйгә диярлек китерә, табибларның да хезмәтләре югары дәрәҗәдә. Олы Тархан хастаханәсенә кадәр яңа машинада утырып килдек, безнең кан һәм күз басымнарын үлчәделәр, табиб-терапевт, гинеколог, окулист карады, барлык тикшерүләрне үттек һәм анализлар тапшырдык. Кире өйгә безне шулай ук уңайлы итеп кайтарып куйдылар. Барысы да – социаль хезмәткәр Галина Коннова, ФАП мөдире Фирдәвес Хәмитова, шофер Владимир Миронычев һәм әлбәттә инде медицина хезмәткәрләре бик игътибарлылар, ягымлылар”, – ди Любовь Викторовна.


2019 елның сентябреннән декабренә кадәр 703 кеше диспансеризация узган. 2020 елның беренче кварталына план – 485 кеше (белгечләр тарафыннан 2020 елның 22 гыйнварына 65 яшьтән өлкән 57 кеше тикшерелгән).

БЕЛЕШМӘ
Тәтеш районында “Демография” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында агымдагы елның сентябреннән “Өлкән буын” проекты старт алды. Аның максаты – авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән затларны медицина оешмаларына диспансеризациягә алып килү. 
Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләренең бергәләп эшләве нәтиҗәсендә, проект эшли башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр диспансеризация узу өчен махсус автотранспорт белән 760 кеше китерелгән.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев