Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уч төбендәге кебек

Электрон гариза биреп, социаль яклауның 9 хезмәте буенча мәгълүмат алырга була.

"Дәүләт хезмәтләре Порталына даими кереп, матди планда сезгә нәрсә тиешлеге хакында өйдән чыкмый гына барысын да белеп тора алачаксыз. Бала тугач бирелә торган һәм аны тәрбияләү буенча пособие суммасы, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен субсидия, ай саен түләнә торган акча билгеләнүе һәм башка акчалата түләүләр хакында "шәхси кабинет"тан белергә мөмкин", - дип аңлата Тәтеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Анисимова.
1 июльдән usIugi.tatrstan.ru Порталында әти-әниләргә сабыйларын балалар бакчасына йөртүгә гариза бирү мөмкинлеге белән аңа түләүгә төп һәм аның бер өлешенә өстәмә компенсация ясауны билгеләү һәм социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итми генә электрон төрдә хезмәтләр алуга да мөмкинлекләр барлыкка килде. Тәртибе катлаулы түгел: ТР дәүләт хезмәтләре Порталында шәхси кабинетыңны теркәргә; РФ gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре Порталында шәхси кабинетыңны теркәргә һәм үзең хакындагы аерым мәгъ­лүматларны сакларга; СМС-хәбәрне көтәргә; ТР дәүләт хезмәтләре Порталына гариза бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X