Уеннарда ярыштылар
Үзәк китапханәнең уку залында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спортның өстәл уеннары буенча ярышлар узды.
(Тәтеш, 15 ноябрь, Тәтеш таңнары, Татьяна КУЗНЕЦОВА). Тәтеш спортчылары белән беррәттән Олы Шәмәк һәм районның башка авылларыннан да кунаклар ярышты.
Инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Халикова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Марина Земкова җыелучыларга мәктәптә тернәкләндерү һәм карап-тәрбияләү дәресләре турында, шулай ук өй шартларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр белән социаль-психологик тернәкләндерүгә юнәлтелгән “Кыенлыкларны җиңеп чыгу” проектын тормышка ашыру башлануы хакында сөйләде. Чарада катнашучылар төрле уеннарда зур кызыксыну белән катнаштылар. Тәтешнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр иң активлар булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев