Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уфада яшәүче хатын-кызның, ипотека түләмәгән өчен, фатирын кире алганнар

Шаһитлар каршында йозакны алыштырып, ачкычны фатирның яңа хуҗасына тапшырганнар.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Уфада яшәүче хатын-кызның, ипотека түләмәгән өчен, фатирын кире алганнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге хатын-кыз Уфаның Совет районында кредитка торак сатып алган һәм бары тик баштагы ярты елда гына акчаны вакытында түләп барган. Бурычның күләме бик нык арткач, банк фатирны саткан һәм аннан хатын-кызны чыгару өчен судка мөрәҗәгать иткән. Әмма ул билгеләнгән вакытта фатирдан күченеп китмәгән.

Суд приставлары карарны үтәргә килгәч, аларны әлеге хатынның ире каршы алган. Ул, әйберләрне җыеп, фатирдан чыгып киткән. Шаһитлар каршында йозакны алыштырып, ачкычны фатирның яңа хуҗасына тапшырганнар.

«Ипотекага торак сатып алганчы, иң элек үзеңнең финанс мөмкинлекләреңне карарга кирәк. Керемнәр бетеп киткән очракта, банк белән килешү кирәк. Күп кенә кредит оешмаларында бу очракта төрле программалар каралган», - дип киңәш итте Федераль суд приставлары хезмәте Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Уфа шәһәре Совет районы бүлеге башлыгы урынбасары Альберт Хәлилов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X