Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә сержант Соколовский Андрей Андреевич батырларча һәлак булган

Ул 1993 елның 1 сентябрендә Казахстанда, Тогузак авылында туган. Дүрт яшендә гаиләсе белән Тәтешкә күченеп кайткан.

(Тәтеш, 5 июнь, “Тәтеш таңнары”). Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә якташыбыз, махсус билгеләнештәге төркемнең өлкән разведчигы, сержант Соколовский Андрей Андреевич батырларча һәлак булган.

Ул 1993 елның 1 сентябрендә Казахстанда, Тогузак авылында туган. Дүрт яшендә гаиләсе белән Тәтешкә күченеп кайткан. Тәтеш шәһәренең 2нче урта мәктәбендә, аннары Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыган. Андрей Соколовскийның ике улы бар: олысына -алты, кечесенә - бер яшь.
Махсус билгеләнештәге төркемнең өлкән разведчигы, сержант Андрей Соколовский белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 2022 елның 6 июнендә, сәгать 10да, Тәтештә, Дан мемориалы янында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев