Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уку гадәтен саклагыз

2025 елның беренче яртыеллыгына район һәм республика басмаларына язылу дәвам итә.

Гөлназ Котдусова, Байраш авылы:
– Без хәзер төрле мәгълүматлар белән тулган тиз үзгәрүчән дөньяда яшибез, алар безгә төрледән-төр­ле чыганаклардан агы­лып кына тора. Әм­ма еш кына бу буш, эчтәлексез, кешенең шә­хесен чын-чынлап юкка чыгаручы, нерв системасы өчен зарарлы булган чуар күренешләр белән яктыртылган мәгълүматлар. Шуңа да без яхшы әдәби китаплар һәм район газетасы кебек сыйфатлы мәгълүмати матбугат уку гадәтен сак­лап калырга тиешбез. Район газетасында һәр вакыйга кызыклы итеп яктыртыла, хәбәрчеләр кешеләр язмышын тасвирлауга бик сак карый. Иске фотоларны күрү күңелле, алар укучыларга яшьлек елларына кайтып килә алу мөмкинлеген тудыра. Эшләүче, гаилә коручы Тәтеш яшьләре турында да укыйбыз. Газетадан районда барган үзгәрешләрне, алга таба үсеш алу өчен нинди планнар төзелүе турында беләбез. Уку – минем балачактан килгән һәвәслек, мин моның файдасы һәм зарурилыгы хакында үземнең укучыларыма да әйтәм, уку аларның көндәлек гадәтенә әйләнсен өчен, аларны да өйрәтергә тырышам.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев