Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Укучы газета турында: Хәлил Магсумов

    Газетаның татарчасын да, русчасын да яздырабыз.

    (Тәтеш, 21 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Хәлил Магсумов, Ке­че Әтрәч авылы мә­дә­ният йорты директоры:

    – Газетаның татарчасын да, русчасын да яздырабыз. Аңа без Кече Әтрәч мәдәният йортында нинди дә булса чаралар уздырганда еш мөрәҗәгать итәбез. Яңа санын алгач, башта карап чыгам, аннары авылым, аның кешеләре турындагы язмаларны эзли башлыйм. Якташлар, авыл хуҗалыгы турындагы мә­каләләр күңелгә ләззәт өсти. Күрше авылларда яшәүчеләр хакында да бик кызыксынып укыйм. Барысы да җанга якын. Өлкән кешеләр, сугыш чоры балалары турында еш язуыгыз да сөендерә. Алар инде өлкән яшьтә, әлеге язмаларга шатланалар, газетаны кадерләп саклыйлар, хатирәләре белән уртаклашалар. Өлкәннәрнең әлеге хатирәләре авыллар, туган як тарихын саклау өчен бәяләп бетергесез хәзинә. Газета яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, тарихка карата кызыксыну булдыру, сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен дә кирәк һәм мөһим.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: