Укучы гәҗит турында: Даилә Хәйруллина:
“Тәтеш таңнары”н даими яздырам. Игътибар белән укыйм.
(Тәтеш, 16 декабрь, Тәтеш таңнары). Даилә Хәйруллина: – “Тәтеш таңнары”н даими яздырам. Игътибар белән укыйм. Дүртенче биттән укый башлыйм, туган көн, юбилейлар белән котлап язылган матур тәбрикләмәләрне укырга яратам. Бүләкләү турындагы мәгълүматларны сөенеп карыйм, казанышлары өчен бүләкләнгән танышларым белән горурланам. Җәен Зур Әтрәчтә яшим, әти-әни йортында, кышын – Тәтештә. Журналистларның барысын да исемләп беләм, шуңа да аларның нәрсә һәм ничек язганын укуы кызыклы. Гади кешеләр, кырдагы эшләр турындагы язмалар – барысы да күңелемә хуш килә. Гәҗиттәге рецептлар буенча ризыклар әзерлим, хәтта кайнатма да ясадым, тәмле килеп чыкты. “Ак калфак” турында бик яратып укыйм, иҗат отчетында булдым һәм райондагы талантлы кешеләрнең күп булуына сокландым.
Спорт яңалыкларына шулай ук битараф түгелмен. Үзем “Барс”та гимнастика белән шөгыльләнәм, бассейнда йөзәм, дартсны яратам, пенсионерлар арасында үткәрелгән ярышларда хәтта призлы урыннар да алдым.
Район гәҗитенә 100 ел – күркәм дата. Коллективка сәламәтлек һәм уңышлар, район һәм анда яшәүчеләр хакына тугры хезмәт итүләрен телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев