Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

укучы гәҗит турында Владимир ТАЙМАНОВ, Богдашкино авылы:

Гәҗитнең йөз еллыгында сезгә абунәчеләрнең мөмкин кадәр күбрәк булуын һәм иҗади уңышлар телим!

(Тәтеш,  14 декабрь, Тәтеш таңнары).  Владимир ТАЙМАНОВ, Богдашкино авылы:
– Район гәҗитен әти-әнием яздырды, үзем гаилә коргач, шулай ук рәсмиләштерә башладык, һәм шул еллар эчендә бер генә тапкыр да калдырганыбыз юк.

Авыл мәктәбендә кырык елдан артык укытучы да, директор да булып эшләдем. Райондагы барлык яңалык­лар, вакыйгаларны белеп тору һәрбер педагог өчен кирәк. Кайчандыр үзем дә кыска мәкаләләр яздым, хезмәттәшләрем дә гәҗит битләрендә мәктәп тормышы хакында сөйләделәр. 

Хәзер пенсиядә булсам да, районның белем бирү учреждениеләрендә ниләр булуы, яшьләр ничек яшәве, мәктәп балалары укуда, спортта нинди казанышлар яулавы мине кызыксындыра, педагогларның казанышларына сөенәм.

Олы яшьтәгеләр турындагы мәкаләләрне яратып укыйм, аларның сөйләгәннәре буенча өлкән буынның ничек тормыш алып баруын, көнкүрешен, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен беләбез. 

Һәм, әлбәттә, таныш исемнәрне, фамилияләрне, йөзләрне күрү һәрвакытта күңелле, чөнки сез туган җиребездә намуслы һәм фидакарь хезмәт куючы гади эшчәннәр хакында язасыз.

Гәҗитнең йөз еллыгында сезгә абунәчеләрнең мөмкин кадәр күбрәк булуын һәм иҗади уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев