Укучыдан рецепт: Шашлык янына ләвәштән рулет
Җиңел рулет яшеллектән һәм яшелчәләрдән бик тиз ясала. Ул кабымлыкка үзенчәлекле тәм бирүче соус ярдәмендә сусыл булып чыга.
Әзерләү өчен кирәк:
ләвәш (юка җәемле) – 3 данә;
каты сыр – 200 грамм;
кыяр (яшел) – 3 данә;
кишер (корейча ясалган) – 300 грамм;
салат яфрагы – 1 бәйләм;
укроп (яшел) – 2 бәйләм.
Соус әзерлибез:
майонез – 200 грамм;
горчица – 2 чәй кашыгы;
бал – 2 чәй кашыгы;
кетчуп – 4 аш кашыгы;
кара борыч (тәменчә).
Соусны яшелчәләр белән болгатабыз, ләвәшкә салабыз һәм төрәбез.
Әзер булу вакыты: 20 минут.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев