Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укырга беркайчан да соң түгел

Дәүләт ярдәме эш табарга, үз эшеңне ачарга, һөнәри базарда көндәшлеккә сәләтлелекне арттырырга ярдәм итәчәк.

(Тәтеш, 19 июнь, "Тәтеш таннары"). Бик тиз үзгәрә торган дөньяда кеше үз урынын табу һәм лаеклы яшәү өчен аның белән бергә үзгәрергә тиеш.

Безнең районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарны һөнәри укыту хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, белгечлекләр буенча үткәрелә, бу аларны эшкә урнаштыру мөмкинлеген арттыра.

– Дәүләт хезмәте кысаларында эшсез гражданнар “С”  һәм “Д”  категорияле машина йөртү­че, “маникюр” һәм “эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләре” белгечлекләре буенча бушлай белем ала алалар, – дип хәбәр итте Тәтеш районының Халык мәшгульлеге үзәге  начальнигы Сергей Цветков. – Игътибар итәм, беркая да барырга кирәкми, укулар Тәтештә узачак, ул бушлай булачак. Эшсез гражданнар уку вакытында стипендия алачак.

Тормыш күрсәткәнчә, еш кына кирәксез белгечлек буенча эш эзләгәнче, башка һөнәр үзләштерү отышлырак.

– Гражданнар “Демо­графия”  илкүләм проек­тының “Мәш­гуль­леккә ярдәм итү”  федераль программасы кысаларында “Россиядә эш”  порталында укуга гариза биреп һөнәри белем алырга мөмкиннәр, – дип аңлата Сергей Анатольевич.

Укуларны эш эзләүчеләр һәм эш белән тәэмин итү хезмәтләренә мөрәҗәгать итүчеләр, шул исәптән эшсезләр; 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр; пенсионер алды яшендәгеләр; 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар узарга мөм­кин.

– Укырга гына түгел, булган белгечлек буенча квалификацияне дә күтәрергә мөмкин, бу эшкә урнашканда ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтә Сергей Цветков. – Килеп туган сораулар буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Тәтеш, Ирек урамы, 45, телефоны: 2-63-40.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев