Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул чакларны оныту мөмкин түгел

Якшәмбе – Халыкара студентлар көне.

(Тәтеш, 17 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Безнең хәбәрчеләр тәтешлеләрдән бәйрәм датасы җитәр алдыннан ­студент тормышының иң матур хатирәләре белән уртаклашуларын үтенде.

Галина Борисова: 
“1985 елда Мәскәүдә узган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале минем студент тормышында иң хәтердә калган вакыйгаларның берсе булгандыр, мөгаен. Ул җәйдә безнең курс, студентларның төзелеш отряды составында, институтның яңа бинасын төзүдә катнашты. Фес­тиваль вакытында эштән соң без бәйрәм чараларында катнашыр өчен Мәскәү үзәгенә бара идек. Гаять күп күләмдәге яшьләр Кремльнең янып торган йолдызлары һәм Кызыл мәйданның якты утлары астында “Агымсу” уены оештырды. Төнгә кадәр сузылган әлеге “агымсуны” һич кенә оныту мөмкин түгел! Барысы да бер-берләрен сүзсез дә аңлады, искиткеч бердәмлек, тормыш яме, яшьлек ялкыны ташып торды. Ә аякларның арыганлыктан сызлавы һәм иртәдән эшкә чыгарга кирәклеге дә гаҗәеп рух күтәренкелеген юкка чыгара алмады”.

Светлана Хышова: 
“Медицина училищесында узган минем студент елларым – иң күңелле вакытлар. ­
Безнең төркем бер гаи­лә­дәй иде: арабызда көн­ләшү дә, явызлык та булмады, һәр нәрсәдә бер-беребезгә ярдәм иттек. Табиблар белән бергә операцияләргә йөрдек, авыруларны күзәттек, процедура бүлмәләрендә эшләдек”.

Светлана Камфарова: 
“12 ел гомеремне студент тормышына багышладым: училище, университет, академия. Әлеге бар­лык еллар эчендә без укыдык та, җәмәгать тормы­шында да актив катнаш­тык. Учи­лищеда­гы чара иң матур мизгел булды. Безнең төркем яңа ел бәйрәмен оештырды, мин “Имтихан” дигән көлкеле әсәр белән чыгыш ясадым. Анда ничек итеп студентка “Шекс­пир “Отелло һәм Дездемона” хакындагы имтихан билеты эләгүе чагылдырыла. Шуннан соң мин танылу алдым. Тәнәфес вакытларында коридор буйлап барганда “...ә хәтерлисезме Дездемонада...”, дигәнне еш  ишеттем, бу минем көлкеле әсәрдән өзек иде. Вакытлар узгач, миңа көлкеле әсәр белән Камал теат­рында чыгыш ясау насыйп булды”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев