Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул һәрчак сәхнә түрендә булган

Байрашта яшәгән  Сәгъдәтулла абый Гайфуллинны районда гына түгел, хәтта  республикада да күпләр белә  иде.

(Тәтеш, 24 июнь, "Тәтеш таннары", Дания Хәлимова). 

Төрле уен коралларында уйнап, гаилә ансамбле белән чыгыш ясаган әлеге иҗади 
якташыбыз хакында искә төшерү бик урынлы булыр. 

Сәгъдәтулла Хәнифәтулла улы 1927 елның 14 декабрендә туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь була. Әтисе сугышта, ә әнисе Мирвафа еш чирләп торганлыктан, ул, өлкән бала буларак, төрле эшләрдә хезмәт куйган: атлар көтүе көткән, кырда сука белән бәрәңге утырткан, ындырда көлтә керткән, әнисен дә карарга өлгергән. Йорт җирләре иске булганлыктан, кыш чыгу өчен землянка казып кергәннәр. Ни аяныч, каты авырудан әниләре вафат булган. Әлеге хәлдән соң, күрше бабайлары энесе Нурулла белән сеңлесе Миңнеҗиһанга әти дә, әни дә, абый да булып калган. Кышкы салкыннар башлангач, авыл кешеләре аларны бик нык туңган хәлдә землянкадан табып алалар да, балалар йортына озаталар. Шулай итеп алар исән кала. 

1944 елның 10 ноябрендә аңа Апас хәрби комиссариатыннан армиягә чакыру кәгазе килә. Япь-яшь, озын буйлы егеткә табиблар “чирле” дип, хастаханәгә юллама бирәләр. Ул анда керми, үзе теләп ирекле чакырылышлар тезелгән сафка килеп баса. 

– Ике офицер исемлек буенча солдатларны барлый башладылар. Миңа килеп җиттеләр, мин исемлектә юк. 

– Мин 1927 елгы егет, армиягә үзем теләп китәм дигәч:  “Фамилияң ничек?” – дип ­сорадылар. 

– Сәгъдәт Гайфуллин, – дип әйтүем булды. Алар:  

– А-аа Сәгъдәт – солдат, дип көлештеләр дә исемлеккә язып куйдылар, – дип искә ала торган булган Сәгъдәтулла абый шул елларны. 7нче классны бетергәнлек турындагы белешмә булганга күрә, аны сержантлар әзерли торган төркемгә алалар, 42нче дивизия, 55нче полкта хезмәт итә. Көне-төне хәрби әзерлек башлана. Тәбәнәк зур казарма, өчәр катлы сәкеләр, шыгрым тулы солдат, “һәрберебезгә винтовкалар таратылды, тизлеккә сүтеп-җыярга, атарга өйрәтәләр. Көн аралаш политзанятие, Ватанга-армиягә тугрылыклы хезмәт итәргә дип көчле аңлату эшләре алып баралар иде”, – дип сөйләгән ул авылдашларына. Укулар беткәч тә, аларны фронтка түгел, хәрби кораллар, хәрби запаслар тутырылган складларны сакларга җибәргәннәр. Салкын кыш айлары булган, яшерен генә килеп тикшереп торганнар, качмаганмы, янәсе. Сәгъдәтулла абый сынатмаган, 3-4 ай эчендә ике тапкыр Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Сугыш эченә кермәсә дә, төрле авыр эшләр башкарырга туры килгән: офицерларның фатирларына урманнан утын, су ташыганнар. Сугыш тәмамлангач, өлкәнрәк солдатларны калдырып, яшьләрне кире тылга җибәргәннәр. Сәгъдәт бабай туган авылына кайткан. Йорты-җире булмаганга, туганнарын эзләп, балалар йортына киткән. Андагы җитәкче хәлне аңлап, аңа хуҗалык мөдире эшен тәкъдим иткән, ул биредә яшәп калган (энесе белән сеңлесен дә шушы йортка урнаштырган булалар). Үгезләр җигеп, азык-төлек, кирәк-ярак, утын ташу эшләрен башкарган. Монда озак эшләргә туры килмәгән, янә Апас хәрби комиссариатына чакыртып, 1947 елда аны яңадан армиягә алганнар. Себергә – “трудармия”гә җибәргәннәр. “18 көн бардык, ашау-эчү каты-коты, кием сәләмә...”, – дип сөйли торган булган Сәгъдәтулла абый. Алар туңган җирне ломнар белән казып, завод төзү өчен фундамент салалар. Барысы да кул көче белән башкарылган. Отрядта тоткын немецлар да булган. Ике ел ярымда ярты гектар җиргә завод салганнар, шунда ул немец телен өйрәнеп кайткан. 

1951 елның июлендә аңа хезмәт кенәгәсе язып биргәннәр, кайтырга рөхсәт иткәннәр. Сугыш кырларында йөрергә туры килмәгән аңа, шулай да хәрби стажы – 10 ел. Сәгъдәтулла Гайфуллин шуннан соң, гомер буе авыл хужалыгының төрле тармакларында тырышып хезмәт куйган. Хезмәте дәүләт тарафыннан грамота һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1965 елда аңа клуб мөдире эшен тәкъдим иткәннәр. Көч-кодрәте ташып торган кеше буларак, ул бу эшкә бик теләп алынган, егерме ел гомерен халык арасында үткәргән. Бер ел бизәүче-рәссамнар курсларында укып кайткан һәм клубны үз куллары белән бизәгән, стендлар төзегән, үзе ясаган картиналарын элгән. 

Байраш халкы әйтүенчә, Сәгъдәтулла абый бик оста итеп рәсем ясаган. Төп йортларында, тукылган келәм өстендә, идәннән түбәгә кадәрге зурлыкта картиналары эленеп тора. Анда туган авылының серле почмак­лары сурәтләнгән. Ә бер кырыйда, музейдагы кебек, үз куллары белән ясалган музыка уен кораллары, үзе ничек куеп калдырган булса, һаман да шулай саклана. Аның хәзинәсендә баян, гөслә, кубыз, курайлары бар. Әйтерсең, Сәгъдәтулла абый кайдадыр монда гына, килеп керер дә кулына кураен алып, сыздырып уйнап җибәрер кебек. Аның кулы тигән әйберләргә сак кына кагылсаң, шунда аның җанын, рухын, аның барлыгын тоясың. 

Ул бүген безнең арада юк. Шулай да Сәгъдәтулла абый олы яшьтә дә ару-талуны белмәс, хезмәт сөючән, киң күңелле шәхес буларак, бик матур итеп гармунда уйнавын, хатыны Нәсимә апаның аңа кушылып җырлавын бүген дә сагынып искә алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев