Юлчылар йокымсырамыйлар
Февраль карлары озак көттермәде. Сишәмбе көнне Тәтеш районын юлларына 13 кар җыю техникасы чыкты.
Юллар барлык торак пунктларга кадәр тиешле киңлектә чистартыла. Мөмкинлекләр булганда юлчылар авыл халкының да юлларын җиңеләйтергә, социаль әһәмияттәге объектларга кадәр ачарга тырышалар. Тәүлек әйләнәсе оештырылган дежурлык көтмәгәндә яуган карны тиз арада җыештырырга мөмкинлек бирә: моның өчен 2-3 катнаш юл чистарту машинасы һәм төягеч һәрвакыт эшкә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев