Умартачылардан өлкәннәргә – бал
Әлеге чараны оештыру идеясен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык һәм аквакультура белгече Артур Файзулоев тәкъдим иткән.
(Тәтеш, 6 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова). Районыбыз умартачылары хәйрия акциясе кысаларында Тәтештәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, Троицк чиркәвенә, җирлектәге мөселман дини оешмаларына (ике мәчеткә), Чүпрәленең балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына 170 килограмм бал тапшырганнар.
Әлеге чараны оештыру идеясен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык һәм аквакультура белгече Артур Файзулоев тәкъдим иткән.
– Безнең хәйрия акциясе – бу бары тик мохтаҗларга ярдәм итү генә түгел, шулай ук без, умартачылар өчен, берләшү мөмкинлеге дә. Тәтештән һәм районыбыз авылларыннан 15 умартачы уртак эшкә үз өлешен кертте. Мондый ярдәмне матур гадәткә кертү нияте бар, – диде ул.
Сүз уңаеннан, бал тутырылган һәр савытка “Тәтеш умартачыларыннан ярату белән” дип язылган тышлык ябыштырылган.
фото: Артур Файзулоев архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев