Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Умырзая” да чәчәк атты

    Бала актив булсын, коллективка яраклаша белсен һәм үзенең иҗади мөмкинлекләрен тулысынча ача алсын өчен аңа кече яшьтән үк тиешле шартларны тудыру зарур. Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең иҗади үсеше өчен эшләп килүче "Умырзая" клубы шул максатка хезмәт итә.

    Биредә нәниләр сынлы сәнгать һәм җыр белән шөгыльләнәләр. Әмма бу - айсбергның түбәсе генә. Шөгыльләнү барышында, уен, табигый шартларда алар рәсем ясау, аппликация, әвәләүнең заманча төрле алымнарын үзләштерәләр, музыкаль сәяхәткә чыгалар, хыялланырга өйрәнәләр, сулау гимнастикасы һәм сөйләү рәвеше белән шөгыльләнәләр. Болар барсы да аларга киләчәктә кирәк булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: