Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңайлы шартлар өчен

Республикабыз Президентының ТКХ сферасына җитди игътибары хакимиятләрнең кешеләр өчен максимум уңайлыклар тудыру бурычына нигезләнгән. Күп катлы йортларны капиталь ремонтлау, гражданнарны тузган тораклардан күчерү, аерым җылытуга күчү программалары да шуны күздә тота. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә.

Район җитәкчелеге дә көн саен әлеге проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнә. Шәһәрдә ТКХ хезмәтләре өчен түләү мәсьәләләре, аерым җылытуга күчү өчен документлар рәсмиләштерү (тиешле документлар гражданнарның 91 процентыннан җыелган) район башлыгы Валерий Чершинцев контрольлегендә. Шәһәр башкарма комитеты һәм идарә компанияләренә мөрәҗәгать итеп, Валерий Сергеевич кешеләр белән йорттагы өлкәннәр аша эшләргә кирәклеген әйтте. Тәртип булдыру өчен аларны кызыксындыру зарур. "Тәтеш су-канализация" ААҖның да мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, канализация өчен бөтен тәтешлеләр дә түләмиләр. Акча, шоферлар кесәсенә түгел, предприятие кассасына керергә тиеш. Тәтеш җылылык челтәрләре җитәкчесе Наил Урмановның максатчан эше нәтиҗәсендә, район газ өчен бурычын каплаган, әмма халыкның җылылык, шулай ук ТКХның башка хезмәтләре өчен түләү мәсьәләләре контрольдә кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев