Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урак өсте җиткәндә

Тәтеш районы аграрийлары 2018 ел уңышын җыеп-алуга әзерләнә.

(Тәтеш, 18 июль, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, автор фотосы). “Содружество”  ҖЧҖ базасында Республикакүләм семинар узды.

Тәтеш районында урып-җыю эш­лә­рен оештыруны һәм иген уңышын саклауны тәэмин итү буенча семинар-киңәшмә булды.

Анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов,  “Ак Барс” холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры Иван Егоров, рес­публиканың кайбер авыл хуҗалыгы җитәкчеләре катнашты.

Чинчурино мәдәният йортында узган киңәшмәнең пленар өлешендә аграрийларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләде. Ул җыелучыларны районның авыл хуҗалыгы тармагындагы эш торышы белән таныштырды, Тәтеш игенчеләренең бер атнадан ашлыкны җыярга чыгачагын билгеләп үтте.
Холдингның генераль директоры Иван Егоров үзенең чыгышында урып-җыю эшләренә бөтен яклап әзерләнергә, ашлыкларны югалтуларсыз җыеп алырга, техникаларны эшсез тотмаска кирәклегенә басым ясады. Хезмәтне саклау һәм урак өстендә эшләүче хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе әңгәмәдә аерым урынны алып торды. Җәйге вакытта яшьләрнең дә эшкә урнашуы, аларга инструкция уздыру зарурилыгы, ә тәҗрибәле эшчәннәрнең үз белемнәрен яңартырга тиешлеге, хезмәт иминлеген искә төшерүнең беркайчан да артык түгеллеге билгеләп үтелде.
Киңәшмәнең гамәли өлеше “Сод­ру­жест­во” ҖЧҖ кырларында үтте. Җитәкче Рөстәм Сабиров җыелучыларны хуҗалыкның икътисади хәле белән таныштырды. Кунаклар кырга чыгарга әзерләп куелган авыл хуҗалыгы техникалары урнашкан технология мәйданчыгын карадылар. “Бөртеклеләр, татлы тамыр­лар – хуҗалык эшчәнлегендә төп җитештерү юнәлеше, – дип аңлатма бирде Рөстәм Хәбибрахман улы. – Урып-җыю эшенә әзербез, комбайннарга тәҗрибәле механизаторлар билгеләнгән, инструктаж үткәрелгән, махсус кием белән тәэмин ителгән, ашлыкның тулысынча өлгереп җитүен көтәбез. Һава торышы көйсез булуга карамастан, бөтен тырышлыкны куеп, яхшы уңыш җыеп алырга өметләнәбез”.

Шуннан соң иген культураларын, шикәр чөгендере, горчица кырларын карап чыгу оештырылды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов  “Содружество” ҖЧҖда иген культураларының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, семинарда катнашучылар моның шулай икәнлеген үз күзләре белән күреп инандылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев