Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Урактан да мөһимрәк эш юк

    Әлеге хуҗалыкта игеннәр 1700 гектарда, урып-җыю мәйданнарының 92 процентында суктырылган.

    Арпа, көзге бодай һәм борчак тулысынча җыеп алынган, 528 гектарлы сабан бодаена төшкәннәр.
    Куәтле "Акрос"та Николай Мешков 1115 тонна суктыр­ган, ә Кирилл Николаев яңа гына алынган шундый техникага җайлашып кына килә, аның комбайны бункеры аша 880 тонна бөртек узган. Владимир Левштанов та "Енисей"да көнлек нормасын үтәргә тырыша, 607 тонна суктырган. Өч "Нива"да Михаил Абмаев, Анатолий Михеев һәм Михаил Шубакиннар эшлиләр. 36 еллык стажы булган тәҗрибәле механизатор Владимир Борисов (рәсемдә), көнгә 50-60 гектарда эш башкарып, көзге чәчүгә туфрак әзерләгән. Хәзер аның бурычы - сабан культуралары өчен төп җир эшкәртү. Тормыш-көнкүрешләр ничек дигән сорауга, уйлап та тормастан: "Эшлибез, хезмәт хакы алдым, сәламәтлек бар, әйбәт яшибез", - диде. Унбиш яшьлек Викторны да әтисе кабинасында еш күрергә мөмкин, малайның трактор рычагы артына утырасы килсә дә, Владимир Яковлевич әлегә ышанып тапшырмый. Аның каравы хуҗалык җитәкчесе Виктор Абрамов андый омтылышка шат: "Әгәр туган җирендә эшләү теләге бар икән, укырга кирәк, эшсез калмас".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: