Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Урам чаты – сәүдә урыны түгел

    Иҗтимагый совет әгъзалары базарда тәртип урнаштыру зарурлыгын тикшерделәр.

    Тәтешлеләр фикеренә һәм закон документларын өйрәнеп, алар урам сәүдәсендә җитди кагыйдә бозулар бар дип тапканнар. Әлеге мәсьәлә тәүге тапкыр гына күтәрелмәсә дә, хәл сөйләшүдән ары узмады. Базар хуҗаларының берсе - "Восточный" җитештерү берләшмәсе (райпо) компания­се управляющие павильонда һәм аның территориясендә сәүдә итүчеләр өчен тиешле нормалар һәм закон таләпләре нигезендә үз эшчәнлеген оештырып, тиешле шартларны тудырган. Павильонда һәм мәйданда 120 эшкуарга җитәрлек иркен сәүдә урыннары бар.
    Икенчесе - "Тетюши-Зеленхоз" МУП (педкөллият ягына таба базар капкасының тышкы ягындагы территория) - сәүдәдән әйбәт табыш алса да, бу хакта кайгыртмаган. Биредә, санитар нормаларны бозып, продуктлар белән юл буенда ук сәүдә итәләр, сәнәгать товар­лары сатучы эшкуарларның да күпчелеге кагыйдәләрне үтәмиләр һәм аларның тиешле рөхсәт документлары да юк.

    Ветеринария кагыйдәләрен бозып, шунда ук терлекләр, кошлар да саталар. Төзелеш материаллары төягән машиналарның урыны да анда булырга тиеш түгел. Ә иң мөһиме - мондый сәүдә сатып алучыларның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыра.
    Эшче төркем җитәкчесе Әсхәт Гасимов утырыштагыларны иҗтимагый совет үткәргән тикшерү белән җентекләп таныштырды.

    Мәсьәләне тикшерү барышында иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылучылар мал-туар һәм төзелеш материаллары белән сәүдә итүне башка урынга, Тәтешнең элекке базарына күчерү зарурлыгы хакында эшче төркем нәтиҗәсе белән килештеләр. Ә башка эшкуарлар "Восточный" җитештерү берләшмәсе оештырган базарда урнаша алалар. Бу очракта автотранспорт тукталышы мәсьәләсен чишү зарур. Тәтешлеләр иминлеге мәнфәгатендә иҗтимагый совет хәл итү өчен әлеге тәкъдимне район башлыгына тапшырды.

    Совет тикшергән икенче мәсьәлә Ленин һәйкәлен күчерү хакында булды. Советның эшче төркеме халык арасында сораштыру үткәреп, сугыш ветераннары, КПРФның башлангыч оешмасы әгъзалары, шә­һәр өлкәннәре, дин әһелләре һәм күпчелек фикерен исәпкә алган: һәйкәлне Ленин бакчасына күчерү зарур. Аны урнаштыру урынын Ленин бакчасын үзгәртеп кору планы нигезендә билгеләргә. Бу мәсьәлә буенча да совет тәкъдиме шулай ук район башлыгына юлланды.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: