Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамда кино күрсәткәннәр

Тәтеш районында Ивановка авылы икәү. Әгәр беренчесе, Урюм авыл җирлеге составына керүчесе турында сүз алып барсак, шактый күп нәрсәләр билгеле, ә икенчесен бәлкем һәркем дә белеп бетермидер.

(Тәтеш, 21 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы)). 
Ивановка поселогына бару ниятебез юк иде. Әмма, Кошки-Новотимбаеводан кайтканда, юлдан борылып кереп китәргә булдык: нибары ике кеше – ирле-хатынлы Прохоровлар яшәгән кечкенә торак пункт белән танышу теләге кирәгеннән артык зур иде.

Ивановкада Урман дип йөртелүче бары тик бер урам бар. Элек аның ике ягы буйлап агач өйләр тезелеп торган. Хәзер инде бушап калган берничә йорт биек үлән арасыннан ялгыз калгандай күренә. Эш Прохоровлар яшәгән урындамы соң әле! Яңа рәшәткәдән өйалды бакчасы ясалган, аны аллы-гөлле чәчәкләр тирәләп алган һәм кызыл кирпеч йорт та авыл күренешендә ачык булып күренә. Хуҗалар безне көтми, әлбәттә, ләкин, машина тавышы ишетеп, урамга чыгарга ашыгалар. Мин ташландык йортларның берсенә таба атлыйм.
Кычытканнарны ерып, башта чолан алдына киләм, аннары ызбаның алгы ягына, анда ярыклар аркылы идәнгә яшь агачларның нәзберек үрентеләре бәреп чыккан. Бусаганы атлап, өйнең арткы ягына керәм. Бүрәнә стеналарга эленгән әллә ничаклы фотосурәтләр гаҗәпкә калдыра, аклы-каралы сурәтләрдә – гаиләнең тарихы. Әмма алар йортның нәсел дәвамчыларына кирәкми, күрәсең. Аннан ниндидер аңлаешсыз моңсулык хисләре белән ­чыгып китәм.

Прохоровлар безнең килүгә берникадәр гаҗәпсенде. Елена Ивановна 1975 елдан Ивановкада яши. “Мин монда килгәндә, поселокта 160 кеше иде. Кибет, башлангыч мәктәп, китапханә эшләде”, – ди ул, бер генә корылма да калмаган урамның каршы яктагы өлешенә күрсәтеп. Ир белән хатынның әйтүенчә, берничә ел элек иске йортларны янгын юк иткән.  Хатыныннан аермалы буларак, Александр Владимирович поселокта туып-үсә, малай чактан ук трактор руле артына утыра, Ленин исемендәге колхозда комбайн­чы булып эшли. “Устинья Герасимова иң беренче яшәүче була, ул салам түбәле йортта яшәде, – дип искә төшерә ир-ат. – Поселокта халык күп иде. Җәен киноны урамда күрсәттеләр”.  
Шул вакыттан алып күп сулар аккан. Яшьләр укырга киткәч, Ивановкага кире кайтмаган.

Поселокта Прохоровлар  һәм  бары тик картлар гына калган. “Александра Матвеевна Сарафанова, Варвара Семеновна Захарова – соңгы яшәүчеләрдән, Лидия Николаевна Герасимова  безнең күршедә гомер кичерде, ләкин аларның барысы да вафат булды. Без үзебез генә калдык”, – дип уртаклаша Елена Ивановна.

Прохоровлар тынлыкка һәм тынычлыкка күнеккән, урманга гөмбә җыярга баралар, аннары аны бабасы ысулы белән мичкәдә тозлыйлар һәм үзләрендә сирәк булган кунак­ларны аның белән сыйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев