Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамнар яктыра төште

Шәһәрдә, Питомник, Любимовка һәм Красная Полянаны кертеп, 1621 яктырткыч бар, шулардан 1290 - люминисцентлы һәм 221 энергияне аз сарыф итүче натрийлы (сары төстәге) лампалар тәшкил итә.

"Тетюшское" күп тармаклы җитештерү предприятиесе МУП эшчеләре урамнарны яктырту мәсьәләләрен көндәлек контрольдә тоталар. Хәер, тәтешлеләр дә шәһәр яктыра төште диләр, өстәмә яктырткычлар куела, янган лампалар яңаларына алыштырыла. Урамнарыбызны дөрес яктырту технологиясенә тукталмый гына (биредә үз нечкәлекләре бар), шуны билгеләп үтәсем килә, яктырткычларның максатчанлыгы һәм куәте нигезендә шәһәрдә 3 төрле лампалар урнаштырыла.

"Тетюшское" күп тармаклы җитештерү предприятиесе МУП директоры Рифкать Әхмәтов хәбәр иткәнчә, быел өстәмә рәвештә Гагарин, өлешчә Либкнехт һәм Вахитов урамнарына (базарга кадәр), ПМКга кадәр Ворошилов урамына люминисцентлы 30, диодлы 50 лампа кую планлаштырыла. МУП эшчеләре халык үтенече буенча эшлиләр, җиһазларны ремонтлыйлар һәм аларга хезмәт күрсәтәләр. Аларның һөнәри осталыклары бөтен эшләрне үз көчләре белән башкарырга мөмкинлек бирә, ә менә лампаларны урнаш­тыру өчен техниканы (вышка) арендаларга туры килә һәм бу предприятиегә кыйммәткә төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев