Ураза – изге ай
Безнең районда яшәүчеләрнең күпчелеге бу көннәрдә бөтен дөнья белән бергә ураза тота.
Кичә мөселманнар өчен иң әһәмиятле булган Рамазан ае башланды. Ул 30 көн дәвам итә, 2021 елда ул 13 апрельдә башланды. Ураза тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче бәйрәм “Ураза гаете” дип атала. 2021 елда ул 13 майга туры килә.
Православие динендәге кешеләр Бөек постка 15 мартта керделәр, ул 1 майда тәмамлана. Быел Пасханы 2 майда бәйрәм итәчәкләр.
Ураза – ул рухи чистарыну, иманны ныгыту вакыты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев