Урюмда тематик программасы узды
«Гаилә - бөек мәхәббәт һәм илһам чыганагы» дип исемләнгән тематик программасы Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган.
9 ноябрь Урюм авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә - бөек мәхәббәт һәм илһам чыганагы» дип исемләнгән тематик программасы узды. Бу хакта Урюм авыл мәдәният йорты хәбәр итә.
Чараны алып баручы мәктәп укучыларына авылның күп балалы гаиләләре һәм озак еллар бергә яшәгән гаиләләре турында сөйләп үтте. Авыл үзешчәннәре бәйрәм концерты күрсәтеп, күңелле уеннар уйнадылар.
фотоларны Урюм авыл мәдәният йорты тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев