Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Урман кочагында

    "Туган җирдән дә кадерлерәк берни юк", - дип саный Галина Никифорова.

    Әмма ул моны яшь чакта аңламаган.
    Кашкада туып-үскән кыз 40 елдан артык Түбән Ниж­гарда яшәгән.
    "Алтмышынчы еллар ахырында яшьләр авылдан күпләп китә башладылар, мин дә шул дулкынга эләгеп, шәһәргә, туганнарыма юл алдым, - дип сөйли Галина Васильевна. - Металлургия производствосындагы эшем җиңелләрдән булмады. Шау-шу, гөрелте, өйгә кайткач, тынлык турында хыялланасың, чөнки шунда гына туган ягыңның киң аланнарының һәм күккә ашкан урманының сихри тавышы колагыңда көй булып яңгырый".
    Шулай да аның изге хыялы чынга аша: ун ел чамасы элек ул Тәтештә торак сатып ала һәм күчеп кайта. Улы, кызы белән оныгы да әниләреннән калмыйлар.
    "Туган җирем Кашка үзенә тартты, хәзер акрынлап төп йортыбызны төзәтәбез, яңа мунча салабыз. Улымның куллары алтын, - ди сүзгә оста ханым. - Бакчада җәй буе рәхәтләнеп эшлибез". Ул туфрак эшкәртүгә кагылышлы гадәти булмаган сере белән дә уртаклашты: "Җирне сөрмибез, китмән белән генә эшкәртәбез".
    Шулай да, уңыш, күрүебезчә, мулдан: берсеннән-берсе эре борычлар дисеңме, орлыгын да киләсе чәчүгә үзе әзерли, бәрәңгесен дә орлыктан үстерә, ул саламда өлгерә икән, төрле сорт помидорлары бар, суганы да бик эре. Тәҗрибә кишәрлегендә карабодай, фасоль, бодай бар, җимеш тәлгәшләреннән сыгылып торган йөзем куагы да үсә.
    Ә яңгырлы көннәрдә Галина Васильевна тегү машинасына утырып, кирәк әйберләрне барлап куя. "Аларны күршеләремә, дус­ларыма бүләк итәм, аш-су бүлмәсендә боларның һәрвакыт кирәге чыга", - дип фикер йөртә ул.
    Җәйге эшләрне тәмамлап, кышка Тәтешкә киткәч тә, кече ватанын онытмый. "Яңа елда, Әниләр көнендә, 8 Мартта клубта чәй өстәле янында сөйләшеп утырырга, концерт прог­раммасы карарга һәм үзеңә дә катнашырга була, - дип сөйли Галина. - Клуб мөдире Светлана Демина бик тә актив, һәркемгә күңелле булсын өчен тырыша. Безгә андый очрашулар бик тә кирәк, чөнки шунда рәхәтләнеп ял итәсең, авылның яшәвенә, анда җырлар яңгыравына йөрәк сөенә".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: