Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманда учак кабызмагыз

Тәтеш районы урманнарында янгын куркынычсызлыгын Тәтештәге урман хуҗалыгы базасының урманнарны янгыннан сак­лау оешмасы тәэмин итә.

(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”). Татарстан урманнарында 15 апрельдән янгын чыгу куркынычлылыгы сезоны башланды, ул көзгә кадәр дәвам итәчәк.
– Урманнарда янгыннар күп очракта кешеләрнең ут белән эш иткәндә саксыз булулары яки аларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозулары аркасында килеп чыга. Урманнарда янгын еш кына учак кабызудан, тәмәке тартудан, урманда сүндереп бетерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләре ташлап калдыручылар гаебе белән килеп чыга. Урманда йөргәндә шунысын истән чыгармаска кирәк, урманда кечкенә генә очкыннан да янгын чыгу куркынычы бар, аеруча да җылы җилле кояшлы көндә, – дип хәбәр итә Тәтеш урманчылыгы белгечләре. 

Татарстан территориясендә янгын куркынычлылыгы торышының космик мониторингы алып барыла, ә янгын куркынычлылыгы вакытында урман фонды өстендә авиапат­руль оештырылачак. Тәтеш районы урманнарында янгын куркынычсызлыгын Тәтештәге урман хуҗалыгы базасының урманнарны янгыннан сак­лау оешмасы тәэмин итә. Болардан тыш, урман фондын җир өстендә патрульлек итү алып барыла. Урманнарда янгын куркынычлылыгы сезоны көзгә кадәр дәвам итәчәк. Аның тәмамлануының төгәл вакыты һава ­торышы ­шартларына бәйле булачак.

Янгын куркынычлылыгы вакытында урманнарда учак кабызу, янып торган шырпы һәм тәмәке төпчеге ташлау, майлы һәм бензин яки башка төрле янучан матдәләр сөртелгән материалны ыргытып калдыру, кояш яктыртып торган урман аланнарында шешә яки пыяла кисәкләре калдыру; үләнгә ут төртү һәм кырлардагы камылны ягу тыела.

Урман янгыннарының 80 %ка кадәргесе кешеләр тарафыннан хезмәт һәм ял урыннарында ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы чараларын бозу, шулай ук урманда төзексез техника куллану нәтиҗәсендә килеп чыга.

Исегездә тотыгыз: тыелган урыннарда үләннәргә ут төртү һәм учаклар кабызу төзәтеп булмаслык бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев